Халыкның кереме арта, бизнес бөлә

        Дүшәмбе көнне россиялеләр Владимир Путинның Иминлек Советында төштән соң ясаячак белдерүен көтеп үткәрде, чөнки мөһим белдерү ясалачак дип анонсланган иде. Игълан чынлап та булды. Кремль лидеры Стратегик һөҗүм итү кораллары турындагы ике яклы килешүне, срогы чыккач та, бер ел үтәргә вәгъдә бирде. Мөһим вәгъдә бу, әмма халык тагын да мөһимрәген көткән иде. Владимир Путин, Пермьгә баргач, бер өмете турында: «Надеюсь и рассчитываю на то, что вот эти события, связанные с СВО, пройдут», – диде. Шул сүзләрнең дәвамы дүшәмбе утырышында яңгырар төсле иде. Әлегә андый сөенеч булмады.

Атна башында безне Үзәк банк сөендерде. Эльвира ханым Нәбиуллинаның киңәшчесе Кирилл Тремасов: «Халык керемнәренең бик тиз үсүе дәвам итә. Үткән ел уртача хезмәт хаклары ил буенча уртача 19 процентка артты, быел үсеш бераз акрынаебрак китте, ләкин барыбер бик югары – якынча 15 процент тирәсе», – диде. Юк, сез кызып китмәгез, сүз уртача керемнәр турында бара. Сезнеке артмаган булса, кемнәрнекедер кызу темплар белән үскән дигән сүз бу.

Керемнәр арту җитештерүчеләр эшчәнлегендә сизелми. АвтоВАЗ Lada машиналары чыгару планын 500 меңнән 300 меңгә кадәр киметте, ягъни 40 процентка кысты. Металлурглар суган суы сыга: сату кими, бәяләр төшә, табыш юк. «Северсталь» генераль директоры Шевелев тармак кризисын туксанынчы еллар кризисына тиңләде. Хөкүмәттә ишеттеләр аның тавышын. Металлургия компанияләренә ярдәм итү чараларын тикшерәләр. Кризисның өч сәбәбе бар, диләр: санкцияләр, югары төп ставка, сум курсының төшмәве. Соңгысы металлны экспортлауны зыянга әйләндерә. Хөкүмәт ярдәме түбәндәгеләрдән торыр дип уйланыла: банкротлык турында эш ачудан тыю, салым түләүне ел ахырына кадәр кичектерү. Ләкин җитештерүчеләр болардан гына канәгать түгел, ярдәм итмәячәк, дип әйтәләр. Авыр хәлдә калучылар бер алар гына түгел бит. Азык-төлек җитештерүчеләр шулай ук балда-майда йөзми. Быел июльдә Һиндстаннан ит сатып алуны үткән ел июле белән чагыштырганда 33 тапкыр арттырганнар әнә.

Керемнәре арткан халык та бурчыларын түли алмый интегә. Россиялеләрнең 22 проценты кредитлар буенча айлык түләүләрен башкара алмый.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре