Бүген Казанда бер бүлмәле фатирны арендага алу бәясе 35 мең сумга кадәр җиткән. Ел башыннан бирле генә дә әлеге күрсәткеч 20 процентка үсте, ди белгечләр. Алга таба үз торагы булмаганнар, гомумән, һуштан язмагае: быел фатирны арендага алу бәясе ике тапкыр кыйммәтләнергә мөмкин, дип фаразлаганнар. Бәяләр кая бара? Алар кайчан үсүдән туктаячак? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Алтын куыш
Баш очында түбәсе булганнар үз бәхетен аңлап кына бетерми бугай. Быелгы җәй торак базарының астын өскә китерде. Хәзер фатир сатып алу түгел, аны арендалау бәясе янына да якын килә торган түгел. «Дом.РФ» мәгълүматларына караганда, узган елның декабрендә Казанда яңа йортларда студия-фатир яки «берле»не бер айга арендага алу уртача 29 мең сум торса, бу елның июлендә ул 35 мең сумга җиткән. «Авито» сайтындагы игъланнарга да күз салдык. Уңайлы урында урнашкан, кирәкле бөтен җиһазлары булган «икеле»не хәзер уртача – 40 мең, өч бүлмәлене исә 45–50 мең сумга тәкъдим итәләр. Әле монда коммуналь хезмәтләр өчен түләү кермәгән.
Кеше фатирында яшәү бәясе ник бу кадәр кыйммәтләнде? Башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Альбина Сәгыйтова фикеренчә, моның сәбәпләре шактый.
!Ташламалы ипотека бетте
«Дүрт ел гамәлдә булган дәүләт программасы ярдәмендә илдә яшәүче күп кенә гаиләләр торак шартларын яхшыртты. Әмма бу елның 1 июленнән ул туктатылды. Гаилә ипотекасы, IT ипотеканың да шартлары үзгәрде. Шуңа күрә халыкның фатир сатып алу мөмкинлеге бермә-бер кимеде. Ә үз торагың юк икән, кешедә сыенырга туры килә».
!Төп ставка артты
«26 июльдә Россия Үзәк банкы төп ставканы 16дан 18 процентка кадәр күтәрде. Бүген банкларда кредит ставкасы 20–22 процент тәшкил итә. Мондый шартларда ипотека рәсмиләштерергә теләүчеләр кимеячәк, әлбәттә. Уйлап кына карагыз, төп ставка күтәрелгәннән соң, икенчел торак базарыннан сатып алган фатир өчен түләп бетергәнче, аның бәясе 3,5–4 тапкыр кыйммәтрәккә төшәчәк».
!Ремонт кыйммәтләнде
«Соңгы бер ел эчендә төзелеш һәм ремонт материаллары да өчтән бер өлешкә артты. Аңлашыла ки, фатирда кран алмаштыру, обойларны яңарту кебек чыгымнар торакны арендага алучылар җилкәсенә төшә».
!Яңа уку елы җитә
«Аренда торагы базары ел саен август аенда үсеш кичерә. Бу – гадәти хәл. Чөнки шәһәргә студентлар, укытучылар әйләнеп кайта. Тик быел бәяләр август җиткәнне дә көтмәде. Фатирны арендага алу хакы июльдә үк сизелерлек артты. Сорау күп, ә тәкъдим кими. Шуңа күрә август – сентябрьдә торак арендалау бәяләре тагын да ныграк аратачак, дип фаразлана. Бу ел азагына кадәр аренда бәясе икеләтә кыйммәтләнергә мөмкин».
«Көнендә алалар»
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, моңа кадәр торакны арендага алганчы, аны ипотекага рәсмиләштерү отышлырак иде.
– Бу бик гади мантыйкка корылган: акчаны кешегә түләгәнче, ник үзеңә тотмаска ди? Ташламалы ипотека программасы ярдәмендә сатып алган фатир өчен айлык түләү аны арендалауга караганда очсызрак та иде әле. Хәзер исә вазгыять үзгәрде. Айлык түләүләр әллә ни аерылмаса да, бүген беренчел кертемгә ким дигәндә 1,5–2 миллион сум акча кирәк. Гади халыкның мондый мөмкинлеге юк, – ди белгеч.
Хәер, азмы-күпме акчасы булганнар да кредит рәсмиләштерергә ашыкмаячак, ди Илдус Сафиуллин. «Бик кирәк кеше фатир сатып алачак, әлбәттә. Тик хәзерге шартларда күпчелек сабыр итүне өстенрәк күрәчәк, дип уйлыйм. Болай эшләү дөрес тә. Без зур сатып алуларны язга кадәр кичектереп торырга киңәш итәбез. Димәк, тагын шул аренда торагы кала», – ди ул.
Риэлтор Руслан Мусин сүзләренә караганда, хәзер кирәкле йорт җиһазлары булган фатирларны бер-ике көндә «сыпырталар».
– Бигрәк тә студия һәм «берле»ләргә сорау зур. Гадәттә, иртән интернетта, социаль челтәрләрдә фатирны арендага тапшыру турында игъланны куябыз, ә кичкә, озак дигәндә икенче көнне килешү төзибез. Студияләрне чират торып карыйлар, көнгә дүрт-биш кеше языла. Хәзер артык сайланып та тормыйлар. Ишектән керүгә: «Без риза», – дип җавап бирүчеләр дә бар. Фатир хуҗалары сәерсенеп тә кала хәтта. Торакны озак вакытка арендага алучылар арасында яшь гаиләләр һәм студентлар күбрәк. Фатир хуҗалары кечкенә баласы, эт-песиләре булганнарны һәм чит ил кешеләрен бик өнәп бетерми, – ди риэлтор.
Бүген вакытлыча яшәргә торак эзләгәндә, милек агентлыгына яки риэлторга мөрәҗәгать итсәң, әлеге хезмәт өчен ким дигәндә 12-15 мең сум түләргә кирәк. Килешү төзегәндә фатир хуҗасына бирелә торган «задаток», ягъни ул-бу була калса, кичектергесез чыгымнарга тотыла торган акча турында да онытырга ярамый. Гадәттә, ул күләме ягыннан айлык аренда бәясен тәшкил итә. Боларның барысын да исәпкә алып, беренче түләү 60–70 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый чыгымнардан түбә генә китмәсен!
Кирегә юл бармы?
Бәяләр төшәчәк. Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әнә шулай дип ышандырды. Дөрес, ул «якты киләчәк» кайчан җитәчәген генә төгәл әйтмәде. «Безнең кораб көчле су ташкынына эләкте, әмма океан океан булып кала. Идарә безнең кулда һәм куйган максатка туры юл ярырга кирәк. Инфляция төшкәнче вакыт узар, әмма без барыбер үз максатыбызга ирешәчәкбез», – диде ул. Инфляция артыннан, төп ставка һәм ипотека ставкасы да артка чигенәчәк, дип фаразлады Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта сөйләгәндә, пандемиягә кадәр банкларның дәүләт программаларыннан башка гына 8–9 процентлы ипотека бирүләрен дә искә төшерде ул. Алга барган саен, никтер үткәннәр ныграк сагындыра...
Татарстанның төрле шәһәрләрендә бер бүлмәле фатирны арендага алу бәяләре
Чаллы 22–24 мең сум
Түбән Кама 20–22 мең сум
Әлмәт 18–20 мең сум
Яшел Үзән 15–18 мең сум
(Уртача күрсәткечләр «Авито» сайтыннан алынды)
Бер булсын!
Әлеге язма газетага әзерләнгәндә, ил Хөкүмәтендә ташламалы ипотека программаларына бәйле чираттагы яңалык турында фикер алыша башладылар. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко мондый дәүләт ярдәме күрсәткәндә, «алдан билгеләнгән түләү» гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Мисал өчен, 6 процентлы гаилә ипотекасын алыйк. Кредит оешмасы ташламалы ипотека бирә дә, Үзәк банк ставкасы белән ике арадагы аерманы аңа дәүләт каплый. Димәк, төп ставка күтәрелгән саен, бюджет чыгымнары да арта. Моны булдырмас өчен, ярдәмнең тәгаен суммасын билгеләргә тәкъдим итәләр дә инде. Билгеле булганча, бүген күпбалалы гаиләләр ипотека буенча бурычны каплау өчен 450 мең сум күләмендә шундый төгәл билеләп куелган түләүгә өмет итә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез