Газетага язылу

Хәнифов: «Татарстанда трамвайларга бәйле вазгыять катлаулы»

Татарстанда трамвай паркының норматив торышы 65,7 процент тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. «Бүген Татарстанда трамвай паркының норматив торышы 65,7 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен, троллейбус паркында әлеге күрсәткеч – 99,4 процент. Трамвайларга бәйле вазгыять катлаулы», – диде Фәрит Хәнифов министрлыкның еллык коллегия утырышында. Утырышта катнашкан Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, автокалада трамвайларның уртача яше – 26 «яшь».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре