Хәрби машиналар җыючы Илгиз Гыймалетдинов: «Мине аңламаучылар да бар»

Чистай районының Каргалы авылына баргач, гап-гади бер ишегалдында тезелеп киткән хәрби машиналарга күзебез төште. Аларның хуҗасы Илгиз Гыймалетдинов да шушы тирәдә генә йөри иде.

Хәрби машиналарның һәркайсы – 1940 нчы еллар автосәнәгать легендасы, төп модельләрнең төгәл күчермәсе. Газ-69 йөк машинасыннан башланган коллекция, шактый тулыланып, бүген 12 хәрби техникага җиткән.  Автопаркта совет чорындагы иң танылган брендларны күрергә була: ГАЗ-51, ГАЗ-53, ГАЗ-24, ГАЗ-63, ГАЗ-21, «Катюша»...   Иң «өлкән» техника – 1938 елда чыккан ГАЗ-67 машинасы. Һәм аларның күпчелегенә утырып йөрергә мөмкин.

– Мин гомер буе гап-гади механик булып эшләдем. Яшьтән үк тимер-томыр эшен ярата идем. Сигез ел элек, пенсиягә чыккач, менә шушы коллекциямне туплый башладым. Сугыш, тарих темасы бик якын миңа. Анда катнашучылар – бик кадерле кешеләр. 1986 елда гаиләмне сугыш булган җирләргә алып бардым. Хатынь, Киев, Смоленск, Волгоград. Максатым – шушы машиналарны туплау һәм сугыш истәлекләрен яшь буынга тапшыру, – диде Илгиз абый.

Әлеге машиналарын ул каян күргән, ишеткән – шуннан алып кайтып, һәркайсына җан йөргән.

– Болар – чын сугыш күргән тракторлар, – дип төртеп күрсәтте ул Харьков заводында эшләнгән тракторларга. – Үзебезнең республикада очраклы рәвештә генә күреп алып кайтканда, йөри торган хәлдә түгел иделәр. Мин аларны төзекләндереп, яңартып, ясап, буяп, йөрерлек хәлгә китердем. «Волга» машинасын да Горький автозаводыннан үзем алып кайттым. Анысы – көндәлек тормышта йөри торган төп машинам. Урамнан узганда, егетләр кул болгап, хөрмәт билгесе итеп, кул кыскан ишарә ясап калалар. Мин дә горур кыяфәттә кул изәп барам.

Әлеге хәрби машиналар белән ул Җиңү парадында, хәрби бәйрәмнәрдә катнаша. Җиңүнең 80 еллыгына ун машина белән чыгу турында хыяллана.

– Парадка чыгар алдыннан бик дулкынланам, төн йокламыйм. Бердән, горурлык булса, икенчедән, зур җаваплылык бит ул. Әле ярый, рульгә утырырга һәрчак әзер торган дусларым бар. Аларга зур рәхмәт. Тик кайвакыт җитәкчелек кенә тиешле ярдәмен күрсәтеп бетерми, мондый техника узар өчен юлда шартлар тудырмыйлар. Аннан соң, авылыбыздагы һәйкәлнең яхшы хәлдә булмавы да борчый мине. Аны матур итеп, лаеклы итеп эшләсеннәр иде. Җиңү көнендә куелган венокларның бер-ике көннән соң юкка чыгуын да берничек кабул итә алмыйм,  – диде Илгиз Гыймалетдинов.

Әле күптән түгел генә коллекциясенә тагын бер йөк машинасы өстәлгән. Россиядә нибары дүрт данә генә булган ЗИС-150 машинасы ул. Анысын да төзекләндереп, сафка бастырмакчы була оста.

– Ул машиналар Иосиф Сталин идарә иткәндә чыга башлый. Сугыш вакытында төп йөрү машинасы була. Сталин үлгәч, аларның исемен ЗИС-164 дип алыштыралар. Бик сирәк экземпляр, аны торгызу буенча эш башланды инде, – диде ул.

Билгеле, мондый саллы коллекциягә күпләр кызыга. Көн саен ук булмаса да, күп акча тәкъдим итеп, сатып алырга теләүчеләр күп, ди. Тик Илгиз абый өчен аларның һәркайсы – бәһасе булмаган хәзинә.

– Мине аңламаучылар да бар, – ди ул, ихластан елмаеп. – «Сиңа моның өчен нәрсә бирәләр соң?» – дип сорап куючылары да очрый. Тик мин моның өчен берни дә өмет итмим. Гаражымда бер буш урын да юк. Һәр киштәдә эш кораллары, запас частьлар ята. Аларның барысын сатып алыр өчен акча кирәк бит. Ләкин кызганыч түгел. Бөек Ватан сугышында 27 млн кеше яу кырында башын салган, 15 млн бала ятим калган. Без кулыбыздан килгәнне генә эшли алмаслык хәлдәмени? Әгәр мин дә, син дә бу эш белән шөгыльләнмәсәк, тарихны яшь буынга кем алып барып җиткерер икән соң?

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре