Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Үзгәрешләр проекты «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында»гы законга кертелә. Проект Россия Конституция суды карарына туры килү максатыннан булдырылган. Ул элек башка гражданнарның гаилә әгъзалары буларак дәүләттән торак алган хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен хокукый җайга салу өлкәсендәге билгесезлекне бетерүгә юнәлтелгән.
Закон проекты нигезендә, хәрби хезмәткәрләргә торак яки аны сатып алу һәм төзү өчен бер тапкыр акча биреләчәк. Искәрмә булып торак шартларын яхшырту очраклары торачак. Моннан соң башка хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзасы буларак торак алу ярдәм чарасына мохтаҗ дип танудан баш тарту өчен нигез булмаячак.
Хезмәт итү чорында хәрбиләрнең торак шартларын яхшырту өчен өйләнү, бала туу яки уллыкка алу кебек конкрет нигезләр билгеләнәчәк. Бу чаралар гаилә институтын ныгытуга, демографик вазгыятьне яхшыртуга, шулай ук социаль гарантияләрнең дәрәҗәсен һәм хәрби хезмәткә җәлеп итүне арттыруга юнәлтеләчәк.
Шулай ук закон проекты хәрби хезмәткәрләрне торак алуга мохтаҗ дип тану өчен торак урыны мәйданының бердәм исәп нормасын (15 квадрат метр) кертә. Хәзерге вакытта бу норманы җирле үзидарә органнары билгели.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез