Әйтик, кемдер: «Мин һәрвакыт ялганлыйм», – дип әйтә икән, аның бу сүзе дөрес түгел дип кабул ителергә тиеш бит инде. Тормышта парадокска охшаган күренешләр белән без еш очрашабыз. Әйтик, әти-әни баласын иркәләп, һәрвакыт яклап, тормыш давылларыннан саклап бәхетле итеп үстерергә тели, чынлыкта моның киресе килеп чыга.
Бу язманың темасына этәргечне авторга беренче космонавт Юрий Гагаринның галәмгә очар алдыннан хатыны Валентинага язган хатыннан бер өзек бирде. Вазгыятьнең драмтизмы шунда: 27 яшьлек ир үзенең очыштан исән кайтмау куркынычы зур булуын яхшы аңлый. Һәм ул, билгеле инде, ике кечкенә кызының язмышы өчен борчыла һәм васыятен әйтә. «Кызларыбызны, зинһар, аксөякләр, әни итәгеннән төшмәгән кызлар итеп түгел, ә тормышның чокыр-чакырларыннан курыкмый торган чын кешеләр итеп үстер», – ди ул хатында. Берәү булса, «кызларыбызны җил-яңгырдан сакла» дип үтенер иде. Әмма, күрәсең, Гагарин акыллы, зирәк кеше булган. Галәм очышыннан исән-сау әйләнеп кайтса да, аның тормышы фаҗигале рәвештә һәм бик иртә төгәлләнгәнлектән, Елена һәм Галина Гагариналарга әтиләре ышыгында яшәү насыйп булмый. Әмма хатыны иренең васыятен төгәл үтәгән, дип әйтә алабыз. Елена – Мәскәү Кремле музейлары җитәкчесе, Галина икътисадчы профессор булып җитешә.
Язманың темасы турында мин ике-өч көн элек кенә үз кызым – 31 яшьлек табибә, өч бала әнисе белән сөйләштем. Кызым медицина юнәлешен сайласа да, классик әдәбиятны филолог әтисенә караганда яхшырак белә. «Әти, – ди ул, – тормышта бар нәрсәнең дә уңай һәм җай килеп торуы зур бәхетсезлек бит ул. Анна Каренина фаҗигасе югары җәмгыятьтә тәрбияләнүенә бәйле бит». Мин килешәм: тормышта проблемаларның булмавы – үзе проблема ул, дим. Кеше авырлыкларга чыдый, рәхәт тормышка чыдамый. Наркоманлык, эчкечелек, төшенкелек-пессимизм күренешләре нәкъ менә җиңел тормыш эзләүдән туа.
Иртә һәм җиңел килгән дан кешенең сыртын сындыра, рухи яктан үтерә, фаҗигале финалга этәрә. 1970 нче елларда – безнең балачакта мультфильмнарда гаҗәеп тавыш белән яңгыраган берничә җыр популярлашып китте. «Антошка», «Голубой вагон», «Песенька крокодила Гены» кебек җырлар СССРда гына түгел, чит илләрдә дә яңгыраш алды. Аларны безнең яшьтәш Сережа Парамонов дигән малай җырлаганын без белми идек, әлбәттә. Сергейның тормышы исә югарыга кискен күтәрелештән тора. Үзәк телевидениенең Зур балалар хоры солисты, чит илләргә гастрольләр, атаклы җырчылар белән аралашу, Брежневның үзенә чәчәк бүләк итү… Әмма йолдыз тиз сүнә. Үсмер чорга аяк басып, тавышы утыра башлауга, аны башта хорга күчерәләр, аннан бөтенләй тамашачылар залына төшеп утырырга туры килә. Данның сүнүе, карьера баскычының кискен түбәнгә төшеп китүе депрессиягә китерә, эчкечелек башлана, гаилә тормышы да барып чыкмый. Сергей Парамонов 36 яшьтә йөрәк чиреннән үлеп китә.
1980 нче елларда СССРда тагын бер йолдыз кабынган иде. Ника Турбина исемле баланың 9 яшендә беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты, 11 яшендә Венециядә узган халыкара шигърият фестивалендә абруйлы бүләккә лаек булды. Бер нәрсәне искәртик: Никаның 7–8 яшьләрендә язган шигырьләре – балалар шигырьләре түгел, җитлеккән шагыйрәнең фәлсәфи тавышы ишетелә алардан. Әмма бәхетсезлек үзен озак көттерми. Бала чакта ук психик халәте начарая, бик яшьли алкогольгә бәйле проблемалар туа. 27 яшьтә үк гомере фаҗигале рәвештә өзелә…
Хәзер автор боларга капма-каршы биография сөйли сезгә. Бөек Ватан сугышы төгәлләнеп, берничә ел үтүгә, дөньяга бер хәлсез генә бала туа. Күкрәк баласы вакытыннан ук диспепсия – азык үзләштерелмәүдән интегә. Хроник чирләр аңа чиратка басалар. 13 яшьтә үк йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) дигән диагноз белән «бүләкләнә». Андый диагноз белән гадәттә озак яшәмиләр. Спорт турында сүз дә алып бара алмыйсың. Баланың әтисе башкача фикер йөртә. Улы хоккейга язылырга теләгәч, теләктәшлек белдерә. Зур сәләткә ия булуга карамастан, тренерлар инде җитлегеп килгән хоккейчыны зур ярышларга катнаштырудан баш тарталар, чөнки артык зәгыйфь гәүдәле була. Әмма ЦСКА командасының тренировка җыеныннан ул кыска гына вакыт эчендә мускуллардан гына торган атлет булып кайта. Совет хоккее легендасы – Харламов йолдызы шулай кыенлыклар һәм авырлыклар аша үтеп кабына. Спорт комментаторларының ярыш вакытында Харламов исемен ничек төрләндерүләрен безнең буын яхшы хәтерли әле.
Мәгълүмат кырындагы хәбәрләрне карыйм да бер нәрсәгә игътибар итәм: мәйданга күп яктан зәгыйфь зумерлар буыны аяк баса. Болар гадәттә эшләргә теләми, акыл үсеше начар, психика какшаган. Австралия тикшерүчеләре, мәсәлән, 2001–2008 елда туганнарның психик халәте алдагы буыннарга караганда күпкә начаррак, диләр. «Зумерлар математика, уку һәм грамоталылык буенча начаррак нәтиҗәләр күрсәтә. Бу буын – уртача нәтиҗәләре үзләреннән алдагы буыннарныкыннан түбәнрәк булган беренче буын», – ди статистика. 15–17 яшьлек үсмерләр арасында психик тайпылышлар белән авыручылар саны 10 ел эчендә 53 процентка арткан, дип хәбәр итә Росстат. Вазгыятьнең сәбәпләре күптер, әмма теплица шартларында тәрбияләнү – төп урында. «Тырышлыкны дөньяда берни дә алыштыра алмый. Талант та алыштырмый. Талантлы булдыксызлар буа буарлык. Даһилык та алыштырмый. Танылмый калган даһилар мәкальгә әйләнгән. Бары тик тырышлык һәм тәвәккәллек кенә зур көчкә ия», – ди бу хакта АКШның 30 нчы Президенты Калвин Кулидж. Аңа ышанырга була, чөнки ул гади авыл кибетчесе гаиләсендә туып, башта губернатор, аннан соң вице-президент, соңыннан Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Бу кагыйдә – тырышлык аша авырлыкларны җиңеп, югары күтәрелү бердәнбер эшли торган ысул. Талантлар җиргә күмелгәндә, үҗәтләр югары үрлиләр. Сынау аша үтми килгән җиңү – бәхетсезлеккә илтә торган юл ул. Зумерлар буыны моңа капма-каршы тәрбия алды. Нәтиҗәләр шуңа күрә шатландырмый да.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез