Сургут шәһәре кардиология үзәгендә дәваланучы 90нан артыграк кешедә эчәк инфекциясе тапканнар. “KazanFirst” Югра Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматларына таянып язганча, үзәктә авыруларны план нигезендә кабул итү туктатып торылган.
94 сырхауда агулану билгеләре барлыкка килгән. 68е Сургутның йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелгән. Калганнары өйләрендә дәвалана.
Департаментта билгеләп үтелгәнчә, сырхаулар ризыктан агуланган. Хәзерге вакытта сыйфатсыз ризыкның ни рәвешле кардиоүзәккә килеп эләгүе ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез