Укытучыларның хезмәт хакын арттырырга, укучыларга бердәм программа буенча белем бирергә! Дәүләт Думасында 2036 елга исәпләнгән Мәгариф үсеше стратегиясе турында биш сәгать буе фикер алыштылар. Аны әзерләп бетерергә бер ай вакыт калып бара. Мәгариф түрәләре узган гасырның туксанынчы елларындагы хаталарын кабатларга ярамаганлыгын да искәртте. Яңа документ ниләр вәгъдә итә?
Стратегия нигә кирәк? Мәгариф өлкәсендә күптән җыелган сораулар бар. Бурычлар төрле проектлар һәм дәүләт программалары буенча таралган. Моңа кадәр барлык сорауларны берләштерә торган бердәм документ юк иде, ә хәзер барлыкка киләчәк. Стратегия 2025 елда гамәлгә кергән «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының бер өлеше булырга тиеш.
Әти-әни баш ватмас
Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов мәгариф системасының бер проблемасы дип озайтылган көн төркемнәренең бетерелүен атады. «Продленка»ны кире кайтару демография мәсьәләсен дә хәл итәргә булышачак дигән фикердә ул.
– Туксанынчы елларда бушап калган мәктәп һәм бакча биналарын коммерция оешмаларына бирделәр. Бу ялгыш адым булды. Мәгариф оешмаларын яңадан үзгәртүне тыярга кирәк. Балалар саны кимегәннән соң күпмедер вакыт үткәч, вазгыятьнең яхшыруы күзәтелә, – ди Сергей Кравцов.
Кайдадыр инде онытылган булса, безнең мәктәпләрдә әле дә бар ул. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, озайтылган көн төркемнәрен ачуны мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итә. Аның түләүле һәм түләүсезләре бар. Моның өчен әти-әниләр һәм мәктәп арасында килешү төзелә. Хәзерге вакытта андый төркемнәр 754 мәктәптә оештырылган. Кызганыч, барлык мәктәпләрдә оештырып булмый. Ни өчен дигәндә, укулар икенче сменада да оештырыла. Ихтыяҗ туган очракта, әти-әниләр мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итеп, башка мәктәпне сайлый ала.
Чаллыдагы 48 нче лицейның рус теле укытучысы Зилә Валькаева «продленка»ны барлык мәктәпләргә дә кире кайтаруны хуплый. Аның фикеренчә, укучыларның белеме яхшырачак. Өй эшен мәктәптә эшләп кайткач, әти-әниләргә дә баш ватарга туры килмәячәк.
Казандагы 95 нче лицей быелгы уку елында гына ачылды. Анда барлык сыйныфлар өчен дә озайтылган көн төркеме оештырганнар. Моның өчен акча түләргә кирәкми.
– Балаларны күбрәк белү, эшне оештыру өчен дә кирәк бу. Бездә 19 сыйныф бар. Озайтылган көн төркеменә исә 13 ставка бирелде. Кайдадыр ярты ставка, кайдадыр күбрәкне билгеләдек. Балалар түгәрәкләргә йөри, өй эшләрен әзерли, урамга саф һава суларга чыга. Файдасы бар, әлбәттә, – ди директор Гөлгенә Баһавиева.
Бердәм дәреслекләр
Элеккеге хаталарны кабатламау дәреслекләр мәсьәләсенә дә кагыла. 1990 нчы елларда бер фәннән әсбаплар саны 100 гә җиткән чаклар да булды. Дөрес, хәзер инде проблема әкренләп җайга салына. Тагын 4–5 ел эчендә ил мәктәпләрендә барлык фәннәрдән дә бердәм дәреслекләр булдыру күздә тотыла. Әйтик, 2026 елның 1 сентябреннән тарих, җәмгыять белеме һәм Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләрен бер китап буенча укытачаклар.
Бердәм программалар барлык мәктәпләргә дә тигез мөмкинлекләр ачачак, дип тә ышандыралар. Бу инде шәһәр генә түгел, авыл мәктәпләрендә дә кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү дигән сүз.
– Бердәм дәреслекләр кирәк. Балаларга да, әти-әниләргә дә уңайлы булачак. Җитмәгәнен башка мәктәпләрдән алып торырга мөмкин. Хәзерге вакытта дәреслекләр төрле, бер линия белән генә укытып булмый. Күбесе федераль исемлектән төшерелгән. Программага туры килмиләр, материаллар аз, – ди Алабуга районы укытучысы Айгөл Һадиуллина.
Яңа белгечлекләр
Вузларда бакалавриат бетерелә, белем алуның яңа моделенә күчәргә җыеналар. Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдергәнчә, бакалавриатның күп кенә юнәлешләре предприятие, оешма җитәкчеләре таләбенә туры килми. Алар студентларга бирелгән белемне җитәрлек түгел дип саный. Киләчәктә югары уку йортларына яңа модель кертмәкчеләр.
Университетлар, эш бирүчеләр белән бергә Мәгариф һәм фән министрлыгы ихтыяҗ булган яңа белгечлекләр исемлеген булдыра. Алар икътисадның, социаль өлкәнең һәм зур технологик проектларның яңа тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән.
Укытучы хакы
Инде иң еш телгә алынган проблемаларның берсенә тукталыйк. Стратегия кысасында Мәгариф турында законга укытучыны яклау, аны артык кирәкмәгән эштән азат итүгә бәйле үзгәрешләр дә кертелгән. Шулай ук хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе дә күтәрелә.
– Укытучыларны якларга кирәк. Хисап эше күп, балаларга дәрес бирергә вакыты калсын иде. Әти-әниләрнең дә төрлесе бар. Белсә дә, белмәсә дә, кайберләре балаларының хокукларын якларга тели. Берәр аңлашылмаучанлык туса, әти-әниләр берләшеп, мәктәпкә алдан әзерләнеп килә. Ә укытучы аптырап кала. Шуңа күрә районнарда укытучыларны яклый торган юристлар кирәк. Профсоюз бар, тик укытучының проблемаларын читкә чыгарасы килми. Әйтсәм, тавыш чыгар, дип куркучылары да юк түгел. Квалификация күтәрү курсларында педагогларның хокукларына бәйле белем бирсәләр, әйбәт булыр иде. Укытучы үзе дә законнарны белергә тиеш, – ди Казандагы 155 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эмиль Шәйдуллин.
Ул мәктәптә тугыз ел укыта икән инде. Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләре яхшы. Әмма аның тәҗрибәсендә дә бәхәсле очраклар килеп чыкканы бар. Берсендә ул укучысына кисәтү ясаган. Әмма бала өенә кайтып, сүзне бөтенләй башкача җиткергән. Менә шуннан әнисе шалтыратып: «Сезнең балага шулай дип әйтергә нинди хокукыгыз бар?» – дип дәгъвасын белдергән. Укытучыга үзенең юрист икәнлеген дә искә төшерергә туры килгән. Икенче тапкыр андый хәл кабатланса, үз хокукымны закон буенча яклаячакмын, дип тә кисәткән.
Мәгариф өлкәсендәге уңай омтылышлар белән беррәттән, «элекке авырткан урын»нарны да онытмаска, алардан тизрәк котылырга кирәк. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин педагогларның һөнәри осталыгына да игътибар итте.
– Хәзерге вакытта интернетта: «Ике ай эчендә математика укытучысының квалификациясен күтәрәбез» дигән белдерүләр бик күп. Өстәвенә элек бәясе 5000 сум торса, хәзер 2900.... Ташламалар бары 15 февральгә кадәр генә дәвам итә... Оят түгелме? Бу бит Рособрнадзорның махсус ресурсларында теркәлгән. Без проблеманы беләбез, алга таба хәл итү юлларын эзләргә кирәк, – ди Вячеслав Володин.
Министр Сергей Кравцов, бу мәсьәлә буенча закон проекты Дәүләт Думасына якын арада керәчәк, дип ышандырды. Белеме ялган булган укытучының нинди бала тәрбиялисен чамалап була.
Фикер
Рәис Шәйхелисламов, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры:
– Моңа кадәр укытучыларга үзләре теләгән уку урынында белемнәрен күтәрү рөхсәт ителде. Хәзер менә законга үзгәрешләр кертергә җыеналар. Интернеттагы белдерүләргә ышанып кына белем күтәреп булмый. Бу – зур проблема. Кабаттан әзерләүне берничек тә 3–5 мең сумга гына эшләү мөмкин түгел. Моның өчен кайчак меңәр сәгать кирәк. Татарстанда укытучыларның белемен күтәрү өчен шартлар бар, кадрлар да җитә. Әгәр мәктәпләргә ниндидер фәннән укытучылар җитми икән, без аларны яңадан әзерләү буенча курслар үткәрә алабыз. Республикага да тәкъдим иттек. Үзегез беләсез, диплом алган белгечне вузда кире биш ел укытып булмый. Ләкин курсларда өйрәтеп була. Мәсәлән, чит тел укытучыларын 1200 сәгатьтә кабат әзерли алабыз. Укытучылар проблемасын шулай хәл итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез