Сәяси лидерлар да кеше һәм алар арасында да мөнәсәбәтләр киеренке булуга гаҗәпләнергә кирәкми. Бу юлларның авторы бер держава лидерының икенче держава лидерының бугазыннан буып, халыкара килешүгә имза салдырткан очрагын белә. Әмма сүз халыкара мөнәсәбәтләр турында түгел, гаилә хәлләре хакында әле.
Орбанның хатыны да аңа кычкыра, димәк. Һәм ул аны – хатынының үзенә кычкыруын табигый кабул итә, ә менә чит бер хатынның кычкыруын яхшы нәрсә түгел дип саный. Гаиләдә ир белән хатынның үзара әйткәләшеп алуы куркыныч бер нәрсә түгел. Кычкыру – дошманлык түгел, яратмау да түгел, киресенчә, бары тик бер-бер берсен якын иткән һәм яраткан кешеләр генә үзара дәгъва белдерә ала. Берникадәр үпкәләшеп, эндәшмичә дә йөрергә мөмкиннәр. Гаилә стажы булган һәркем моны яхшы белә. «Ширбәт ае, татлы ай» дигән гыйбарә тиктомалдан гына телгә кермәгән.
Якынча шулкадәр вакыттан соң ыгы-зыгылы көндәлек тормыш башлана. Тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр, ару-талу, игътибар җитмәү – барысы бергә җыела да хисләр тышкы якка тавыш күтәреп чыга. Беренче бала тугач, хатыннар бигрәк тә арый, тәҗрибәсезлек, эш рәтен белеп җиткермәү – барысы бергә кушыла. Күбрәк хатыннар ирләренә кычкыра, чөнки, бердән, алар вак мәшәкатькә күбрәк күмелә, икенчедән, хатын-кыз табигате белән эмоциональрәк, ягъни тиз кызып китә. Шуңа күрә ислам шәригатендә хатыннар талак әйтү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ул бары тик иреннән талак әйтүне сорый ала, әмма бу очракта да җитди сәбәбе булмаса, талак әйтүне сорау зур гөнаһ булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләлаһу галәйһи вә сәлләм): «Сәбәпсез рәвештә иреннән аерылышу сораган хатын-кызга җәннәт исе дә харам булачак», – дип кисәтә. Иман әһеле өчен куркыныч кисәтү бу.
Әмма хәзер яшьләрнең шундый буыны үсеп җитте: яшь егетләр исламны яхшы белмичә генә, Коръән һәм сөннәт тәрбиясен алмаган килеш дингә киләләр һәм бар нәрсәне дә идеаллаштыралар. Хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш, аңа каршы әйтмәскә тиеш дигән кагыйдәне сызып куеп, шул принципиаль кызыл сызыктан бер адым да чигенмичә яшәмәкче булалар. Әйе, әйе, хак сүзләр, хатыннар ирләргә итагать итәргә тиеш, ир хакын хакларга тиешләр. Әмма без кайсыбыз идеаль соң? Хатыннар хакы ни дәрәҗәдә саклана?
Изге хатыннар гасырларга берничә генә туа, алары да идеаль булып бетми әле аның. Атаклы сәхабәләрнең тәкъва хатыннары да ирләренә каршы әйткән. Тарихта моның мисаллары җитәрлек. Әмма ир кеше үзе чын ирләргә хас салкын кан һәм аек акыл чикләрен югалтмаска тиеш. Хәзерге цивилизациянең иркә шартларында үскән ирләрдә дә, кызганыч, хатыннарга хас эмоциональлек өстенлек ала һәм бу трагикомедияләргә, кайвакыт бик үкенечле һәм аянычлы хәлләргә китерә.
Хатыннарның игәүләвенә түзә алмыйча, яшь ирләр ашыгып талак әйтә. Ирләр дә идеаль була алмый, алар да –адәм баласы, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аларга андый очракларда хатаны төзәтергә киң мөмкинлекләр калдыра. Бер талактан соң, хатынны җиңел генә кайтарып алып була. Димәк, кызганда, бер талак әйтеп, суынгач кире уйлый аласың. Ике талак та алай куркыныч түгел әле. Анда да катлауландырмый гына хәлне төзәтү мөмкин. Өчкә китсә, хәл мөшкел. Хатын башка иргә кияүгә чыгып, аерылган очракта гына элекке гаилә торгызыла ала. Ярсыгач, ирләр кайвакыт өчтән дә арттырып җибәрәләр. Соңыннан ир дә, хатын да үкенә, әмма ишек шап итеп ябылган, аны каерып ачу мөмкин түгел инде. Бу темага мин күптән язарга җыенып йөрим инде. Әле кичә генә тормыштан бер катлаулы мисалга юлыгып, бер көлдем, бер еладым да, ниһаять, язарга уйладым.
Имамнарның берсенә ир белән хатын килгәннәр. Дөресрәге, алдагы көнне генә алар ир һәм хатын булганнар, әмма хатын рәхәткә чыдый алмыйча, ирен игәүләп, аннан талак әйтүен сораган. Ир түзмәгән, берьюлы өч тапкыр талак дип әйтеп тә куйган. Эш узгач, икесе дә үкенә башлаган, терсәкне тешлиселәре килә, әмма мөмкин түгел. Аптырагач, нидер эшләүне сорап, хәзрәт янына килгәннәр. Мондый очракта казый нишли ала: хатын кияүгә чыгып аерылмыйча, яңадан кушыла алмыйсыз, дип тик тора. Аптыраган ир, ат йөреше ясап, котылмакчы була: хатынны беразга хәзрәткә биреп торырга тели. «Түзәрмен инде», – ди. Хәзрәт бу вариантны да кире кага ләкин. Аеру өчен дигән ният белән гаилә корырга ярамый. Андый никахлар исламда тыелган. Ир дә, хатын да үкереп елап чыгып киттеләр, ди. Мондый сюжет белән хәзрәт беренче тапкыр гына очрашмый икән инде. Берничә ир үз хатыннарын аңа тәкъдим итеп караган.
Тагын аннан да аянычлырак сюжет бар. Яшь хатын иренең матди хәленнән риза булмыйча, инициативаны үз кулына алып, иреннән аерыла. Хатынга талак әйтү рөхсәт ителми, дип әйттек бит әле югарыда. Шуңа карамастан ул аерым процедураны үтәп, иреннән рәсми рәвештә аның ризалыгыннан башка аерыла ала, ләкин инде бернинди шартларда да иренә кире кайта алмый. Вузны кызыл дипломга тәмамлаган яшь хатын, күрәсең, чибәр дә булгандыр, үз-үзенә артык нык ышанган, танышларына: «Бай иргә кияүгә чыгам», – дип әйткән. Әмма берәү дә алмаган аны. Хәтта үз әти-әнисе дә йортларына кертмәгәннәр, кызларының холкын яхшы белгәннәрдер инде. Хатын кызыл дипломы булуга карамастан, эшкә дә урнаша алмаган. Кире элекке иренә кайтып караган, ир дә кабул итмәгән. Ахырдан баласын иренә китереп ташлап, урамда кызганыч хәлдә теләнеп йөри, диделәр. Танышлары, кызганып, вак-төяк акча биргәли икән…
Танылган ислам галимнәренең берсенең дәрес алып барганда телефоны шалтырый икән. Элемтәнең теге башында яшь ир, ярсый-ярсый, хатыныннан зарлана. Шәйх аңа бертуктаусыз: «Улым, хур кызлары җәннәттә генә була», – дип кабатлый. Өйләнүче яшьләргә бу нәрсәне яхшылап төшендереп, колакларына киртләргә кирәк: «Син җир кызына өйләнәсең, ул да синең кебек үк, идеаль түгел. Шуның белән сабыр итеп яшәп, тату гаилә кора алсаң, идеаль хур кызы мәңгелек тормышта көтә».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез