Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе Россиядә катлаулы икътисадый вазгыять китереп чыгарды. Сәяси элиталар арасында, Эльвира Нәбиуллинага басым ясап, тәртәне кире бордыртырга теләүчеләр арта башлады. Декабрь утырышында финанс регуляторы процент ставкасын янә күтәрергә җыена иде, аның аппетитын йөгәнләргә теләүчеләр торган саен кискенрәк протест белдерә.
Агымдагы вазгыятьтә түбән төшү дә куркыныч, югарыга машрутны дәвам иттерү дә өметсез. Ставканы төшерү депозитларга бәйле кризис тудырачак, ул зур финанс бәласенә әверелә ала. Процентларның күтәрелгән кадәресе дә икътисад өстенә авыр йөк булып ята. Өстенлекле ипотеканы финанслау хөкүмәт өчен җиңел түгел. Инде ипотеканы түбән процентлар белән алган өстенлекле катлау язмышы турында бара сүз. Боларның бит әле бурычларын байтак еллар түлисе, Хөкүмәтнең аларның өстенлекләрен финанслыйсы бар. Яңа өстенлекле кредит бирү түгел, элеккесенә ярдәм итү дә катлаулы. Федераль Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бу уңайдан аңлатма бирергә мәҗбүр булды: «Торакка өстенлекле кредит алган россиялеләргә борчылырга кирәкми. Дәүләт үз өстенә алган бурычны үтәячәк. Андый кешеләр өчен ставкалар кредит срогы беткәнче үзгәрешсез калачак. Бу безнең өчен бик гади карар түгел. Хөкүмәткә бик кыйбатка төшә», – диде.
Төзелеш компанияләре дә бик авыр хәлдә. Алар ясалма тудырылган ихтыяҗ хисабына гына балда-майда йөзгәннәр иде. Хәзер теләүчеләргә дә кредит алу җәһәннәмгә илтә торган юл булып тоела. Коммерция ставкасы белән 12 миллион сумлык фатир алсаң, 30 ел эчендә бәягә 88 миллион сумнан артыграк акча өстәп түлисең. Аңлашыла инде: андый йөкне күтәрергә теләүчеләрне табу кыен. Рәтлерәк фатир бәяләре 12 миллион сум гына түгеллеген дә искә алырга кирәк.
Фатир бәяләрен пирамида рәвешендә өскә күтәргән төзелеш компанияләренең акцияләре түбәнгә оча. Дәүләт Думасының Финанс базарлары буенча комитеты җитәкчесе Аксаков аларны «оятсызлар» дип атаса да, һәм «тормыш бәяләрне түбәнәйтеп сатарга мәҗбүр итәр» дигән өмет белдерсә дә, төзүчеләр моны эшли алмый, чөнки кредит инәсендә утыралар. Тармактан бик көчле булып банкротлык исе килә. Белгечләр, төзүче компанияләрнең 70 проценты кризистан чыга алмас, диләр. Марат Хөснуллин да таный моны: банкротлык куркынычы бар, ләкин хакимиятләр моңа юл куймас, ди.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез