Хәзер бәлеш үзе килә: авылда яшәүче Латыйповлар кейтеринг хезмәте күрсәтә

Әле кайчан гына никах-туйларны, юбилейларны өйдә үткәрмиләр, авыл кешесе дә рәхәткә чыкты, кафеларда гына бәйрәм итәләр, дип гаҗәпләнә идек. Вакыт үтү белән анысы гадәти хәлгә әйләнде. Инде кейтеринг дигән хезмәт күрсәтү дә безнең як авылларга килеп җитте. Монысы кыз озату, Коръән мәҗлесләре, балаларның туган көннәре, өлкәннәрнең юбилейлары ише чараларга бигрәк тә кулай булып чыкты. Җайлы бит: заказ гына бирәсең – эскәтереннән башлап, бөтенесен үзләре алып килә, табынны әзерли, бушаган табак-савытны алып китә. Хәтта юасы да юк. Өстәл белән урындык һәм акча гына кирәк.

Салавыч авылыннан Әлфия һәм Рәмис Латыйповлар үткән ел ишегалларына әллә ни зур булмаган, матур гына бер бина корып, анда пицца-роллар, шаурма ясаячаклар икән дигән сүз таралгач, якын-тирәдә генә ничә кафе, ничек эшләрләр икән, дип карап йөргән идек... Гөрләтеп эшлиләр! Шулай да Әлфиядән: «Курыкмыйча, ничек тәвәккәлләдегез?» – дип сорамый кала алмадым.

– Курыктык инде, ничек курыкмыйсың! Әле яңа тынычлап йоклый башладым... Башта эштән китми генә, ике еллап өйдә эшләдек, әле бу цехка күчүебезгә бер ел да булмады, – ди ул.

Әлфия өчен чит юнәлеш түгел бу. Тик белгечлеге буенча пешекче булса да, күп еллар хастаханәдә санитарка булып эшли. Төп һөнәрен дә онытып бетерми: килендәше Гөлсинә белән унбиш ел эш арасында, ял көннәрендә туйлар-мәҗлесләр әзерлиләр. Башта кешеләрнең өйләренә барып әзерләсәләр, соңгы елларда барысын да үзләрендә пешереп, әзерләп алып бара башлыйлар. Кейтерингның беренче баскычын шул вакытта ук үткән икән инде алар. Белемен күтәрү турында да онытмый Әлфия: имтиханнар тапшырып, алтынчы разряд ала. Моннан ике еллап элек Гөлсинә күрше авылдагы кафега эшкә урнаша. Ә Әлфия иренең туганнары белән эшли башлый.

– Казандагы энекәшебез Раузит белән тагын бер килендәшем Фәнзилә кайткан саен: «Әлфия апа, әйдә, аерым бина төзеп, шушы эш белән генә шөгыльләнегез инде. Әйткән иде диярсең, бер көн эшсез тормаячаксыз», – диләр иде. Нәкъ шулай булды. Бер көн эшсез торган юк. Иртәнге бишенче яртыдан кичкә кадәр аяк өстендә. Идея биреп кенә калмадылар, бергә төзештеләр дә, киңәшләре белән дә, баштагы чорда матди яктан да зур ярдәм иттеләр. Әле дә кайткан саен тик тормыйлар. Хәер, безгә кергән бер генә туганыбыз да тик утырмый, һәрберсенә эш табыла, – дип сөйли Әлфия. – Эшне нәрсәдән башладыгыз дигәндә, әйтәм бит, бер ел эчендә генә булдырылган эш түгел инде бу. Бөтен әйберне җайлап ала килдек. Өстәл-урындыгы булмаган кешеләргә дип, Кукмарада аларын да ясаттык. Башыннан ук кешеләргә шулай өйләренә, урынга барып хезмәт күрсәтү буенча эшләргә дип планлаштырган идек. Авылдашлар, пицца-роллар да ясагыз инде, дигәч, шушы эш белән шөгыльләнгән Эльзаны эшкә чакырдык, улым Салават шаурма ясау буенча, иремнең сеңлесе Рамилә белән без бөтен төрле ризыклар-кабымлыклар өчен җаваплы. Ирем Рәмис тә көн-төн безнең белән. Төп командабыз менә шушы биш кешедән тора. Әниебез Суфияга да кайчакларда «өлеш» тия әле... Бик күп чараларга ризык әзерлибез. Табынны гына түгел, чара үтәчәк залларны, бәйрәменә туры китереп, бизибез дә. Һәркайсында заказ бирүченең теләк-таләпләрен үтәргә тырышабыз. Алардан ишеткән рәхмәт сүзләре акчадан да кадерле. Шөкер, бик матур фикерләр язалар, әйтәләр. Авылдашларга да без бик рәхмәтле. Алар безне шулкадәр күтәреп алырлар дип көтмәгән идек... Башка авыл-районнардан, Казаннан да заказлар күп. Җәйге чорда Казан белән эшләргә тырышмыйбыз. Пешерү-әзерләү генә түгел бит, сыйфаты өчен дә куркасың. Һәркайсыннан соң, нәрсә әйтерләр икән дип, кайтавазларын көтеп аласың. Көнгә уникешәр җиргә заказ эшләгән чаклар була. Эшебез никадәр тыгыз булса да, авылдашларны, гомумән, мөмкинлек булганда беркемне дә кире бормаска тырышабыз. Заказлар күбәеп китсә, бөтен туганнарны, балаларны да чакырабыз. Рәхмәт яусын, берсе дә авырсынмый, килеп җитә. Безнең генә эш түгел инде бу, бөтен гаиләнеке, дим шуңа күрә.

– Әле яңа аякка басып киләбез, дип тормыйсыз, төрле чараларда иганәче буларак та катнашасыз икән...

– Алар турында әйтү бик дөрес тә булмас инде. Читтә калмаска тырышабыз. Кешеләргә ярдәм итү, аларны сөендерү үзеңә дә бик рәхәт бит. Аз гына ташлама ясасаң, берәр вакыйга уңаеннан кечкенә генә сюрприз ясасаң, бүләк бирсәң дә, алардан бигрәк үзең сөенәсең. Шушы цехны ачкан вакытта ук, әгәр исән-сау эшли калсак, Сабан туенда әрәпә җыючы балаларга күп итеп пиццалар, мич коймаклары, тәмлүшкәләр пешереп, өстәл әзерләрбез, дип уйлаган идем. Уйлаганнан да күңелле булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре