Шулай итеп, МАХ хәзер Россия һәм Белоруссиядә генә түгел, бәлки Әзербәйҗанда, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда да эшли.
Чит илләрдә яшәүчеләр белән элемтәгә керүнең ике ысулы бар. Беренчесе – чит илдә яшәүче әңгәмәдәшеңнең номерын контактлар исемлегенә өстәү, икенчесе – сылтама буенча чакыру җибәрү. Мондый ысуллар мошенникларның мәгълүматларны кулга төшерүенә юл куймау мөмкинлеге бирә.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез