Бүгенге көндә гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе кысаларында Татарстанда миллионнан артык кеше прививка ясаткан. Бу республика халкының 27,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
2025 елның 29 сентябреннән 5 октябренә кадәр республикада 13 415 грипп һәм ОРВИ белән авыру очрагы теркәлгән. Авыручылар саны алдагы атнага караганда 13,1 процентка азрак.
Циркуляцияләүче респиратор вируслар арасында гриппоз булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез