Демографик фактор да үсмерләрдән алынучы резюмелар саны артуына китерә: 14-17 яшьлекләр ишәя, – дип сөйләп үтелгән “Татар-информ” хәбәрчесенә SuperJob.ru матбугат хезмәтеннән.
“Бүген компанияләрнең 12 процентны үсмерләрне эшкә ала, тагын 6 проценты 18 яшькә кадәрге укучылар һәм студентларга стажировка узу мөмкинлеге бирә. Бу өлкәдә уңай динамика күзәтелә. Ике ел элек оешмаларның нибары 4 проценты гына балигъ булмаганнарны эшкә алырга әзер иде, ә стажировка узуны 10 эш бирүчедән берсе генә тәкъдим итә иде”, – диелгән матбугат хезмәтендә.
Бүгенге үсмерләр эшне башлыча мөстәкыйль таба. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 10 очракның дүртесендә (38%) бала үзе эш тапкан, 29 процентында – әти-әнисе, 17 процентында – дус-ишләре ярдәм иткән. Үсмерләр өчен вакансияләргә килгәндә, сатучы һәм кассир, клиентлар сервисы һәм call-үзәк белгечләре, курьер һәм заказ җыючы, барист һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләре вакансияләре ешрак очрый. 14-17 яшьлекләр арасында заказлар җыючы, сатучы-кассир, курьер, call-үзәк операторы, барист-официант, сәүдә залы хезмәткәре иң популяр вакансияләр булып тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез