Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Клара Таҗетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Бүген төбәктә уртача хезмәт хакы 87 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә – 132 мең сум, финанс эшчәнлегендә – 127 мең, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә – 121 мең, эшкәртү производствосында – 114 мең сумнан артыграк”, – дип сөйләп үткән ул.
Министр әйтүенчә, сәнәгатьне алга таба цифрлаштыру ИТ-секторның производство белән берләшүенә китерәчәк. Хезмәт базарында җитештерүнең нечкәлекләрен аңлау белән бергә, цифрлы заманча яңалыклардан файдалана алырдай инженерлар таләп ителәчәк. “Күп нәрсә автоматлаштыру һәм роботлаштыруга, бик зур мәгълүматлар белән, ясалма фәһем белән эшләүгә бәйле булачак.
Алга таба ИТ-технологияләрне үзләштергән югары квалификацияле инженерның хезмәт хакы ИТ-белгечнекенә караганда зуррак та булырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Таҗетдинова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез