Газетага язылу

Хезмәт хакы күчерелә торган банкны алыштырып буламы-юкмы икәнлеген аңлаттылар

Хезмәткәр хезмәт хакын күчереп бару өчен банкны алыштырырга хокуклы. Бу мәсьәләне ул теләсә кайчан, үзенә ничек уңайлы – шулай хәл итә ала.

Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэминитү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, “Челнинские известия” яза.

“Хезмәт хакын кайсы банктагы счетка алырга икәненүзегезгә хәл итәсе. Эш бирүче акчаны сез күрсәткән банкка күчерергә бурычлы”. – дип аңлатылган ведомствода. Финанс оешмасын алыштыруның бернинди дә кыенлыгы юк. Штаттагы хезмәткәр эш бирүчегә банк счетының яңа реквизитлары белән язмача гариза тапшыра да – шуның белән шул.

“Гаризаны эш хакы түләү көненә кимендә 15 көн кала тапшырырга кирәк”, – дип билгеләп үткән белгеч. Эшкә урнашучы кеше исә хезмәт документларын рәсмиләштергәндә үзе теләгән банкны күрсәтергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре