Хезмәткәрләре СВОга киткән оешмаларга ташламалар биреләчәк

300 меңнән 5 мең сумга кадәрге ярдәмгә исәп тотарга мөмкин.

Татарстанда хезмәткәрләре СВОга киткән оешмаларга ташламалар биреләчәк. Моның өчен “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты кысасында “СВОга ярдәм итү” финанс продукты булдырылган.

Республика икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтүенчә, финанс ярдәме 1 процентлы ставка белән тәкъдим ителә. Мондый ярдәм хезмәткәрләрнең китүенә бәйле зыянны киметергә тиеш.

Шулай ук бизнес хуҗаларына ярты елга түләү кичектереләчәк һәм займ акчасы рекордлы 0,1 ставкасы белән биреләчәк.

Шулай итеп, 3 айдан 3 елга кадәр теләсә нинди максатка 300 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Хезмәткәрнең СВО зонасына кайчан китүе әһәмиятле түгел: компания барыбер ярдәмгә дәгъва кыла алачак.

Ярдәм алу өчен "МСП.РФ” порталында заявка калдырырга мөмкин. Нинди документлар тапшырырга кирәклеге дә шунда күрсәтелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре