Хиросима сабагы сабак булырмы?

Зур державалар яңадан атом-төш күсәге белән кизәнә башлаган бу көннәрдә америкалыларның тыныч халык өстенә атом бомбасы ташлап, вәхши сынау үткәрүләренә 80 ел тулды. 1945 елның 6 августында Хиросима шәһәренә Little Boy (кечкенә малай, бәләкәч) дип аталган атом бомбасы ташлана.

Куәте ягыннан хәзерге бомбалардан нык калышкан ул бомбаның шартлавы шәһәрне хәрабәгә әйләндерә. Җирдән 600 метр биеклектә шартлаган бомба 13 квадрат километр мәйданны тулысынча юк итә, биналарның 70–80 проценты тулысынча җимерелә. 80 меңгә якын кеше шунда ук үлә. 1945 ел ахырына яралардан һәм нурланыштан үлүчеләр саны 140 мең тирәсенә җитә. Еллар узу белән, исән калган кешеләрдә лейкемия, шешләр, тире авырулары киң тарала. Фәнни тикшеренүләр буыннарга күчкән мутацияләрне дә күрсәтә иде. Исән калучылар арасында психик травмалар, курку, депрессия киң тарала. 9 августта Нагасакида икенче шартлау була.

Хиросимадагы шартлау үзәгендә 500 метр радиуста беркем дә исән калырга тиеш түгел иде. Әмма 78 кешенең исән калуы ачыклана. Аларның кайберләре озак еллар яшәде. Хәзер араларыннан 89 яшьлек Цунэхиро Томода гына исән. Исән калучылар шартлауны тимер-бетон биналар эчендә яисә подвалларда каршылаган. Бу аларны көлгә әйләндерүче эсселектән, радиациядән, шартлау дулкыныннан саклап калган. Барлык исән калучылар да 1972 елдан башлап елга ике тапкыр медицина тикшерүе узып торалар, аларның гаилә хәле, психологик халәте өйрәнелә. Аларның күпчелегендә соңыннан онкологик чирләр пәйда була.

Хиросмага ташланган «Бәләкәч» бик түбән сыйфатлы бомба була. Ул 64 килограмм баетылган уранны үз эченә ала, ләкин бүленү реакциясе бары тик 700 грамлык шартлаткычта гына бара. Аның котчыккыч нәтиҗәләре атом коралын контрольдә тоту, тыю хәрәкәтләрен дөньякүләм җәелдерде. Дөньякүләм җәмәгатьчелек бу шартлауларны гаепләде, ул һөҗүмнәрнең акланырлык сәбәбе юк иде дигән фикер рәсми рәвештә үстерелде. Ләкин 80 ел вакыт узганнан соң, «Хиросима һәм Нагасаки шартлаулары мөһим һәм кирәк иде» дигән идея баш калкыта башлады. АКШның New York Post газетасы соңгы көннәрдә генә Япониягә атом-төш һөҗүмен аклаган язма бастырды. Анда «Хиросима һәм Нагасакины җимергән бомбалар бик күп кешенең гомерләрен саклады, чөнки алар Япониянең капитуляциясенә китерде» дигән фикер уздырыла. Имеш, атом һөҗүмнәре булмаса, сугыш озак дәвам итәр иде, ике яктан да гаять күп солдатлар үтерелер иде. Америка пропагандасы андый идеяләрне тик торганда гына үстерми. Киләчәктә булачак һөҗүмнәрне аклау омтылышы сизелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре