Газетага язылу

Ходунки балага тәпи китәргә комачауларга мөмкинме?

«Сеңлем баласын «ходунки»га утыртып куя да көндәлек эшләре белән мәш килә. Бала үзенчә чабып йөри. «Ходунки»да йөргән бала вакытында тәпи китә алмый интегә дип ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы икән?» дип сораган Апастан укучыбыз Эльвира Сафина.

Сорауга табиб-педиатр Ольга СОФИЕНКО җавап бирә:

– Әлеге җайланмадан баш тартсагыз, хәерлерәк булачак.«Ходунки»да йөргән бала үзен гел нәрсәдер терәтеп торганга ияләнә дә мөстәкыйль адымнар ясарга курка. Табигый юл белән тәпи киткән яшьтәшләре инде бу вакытта рәхәтләнеп йөгереп йөргән була. Әлеге җайланманы этеп йөргән бала аяк очында йөрергә гадәтләнә. Бу да баланың мөстәкыйль рәвештә тәпи китүенә комачау итәчәк. Аннары кайбер ата-аналар балаларын «ходунки»га бик иртә утырталар. Бу очракта сабыйның кул-аяклары, умыртка баганасы дөрес формалашмаска мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре