Хөкүмәт халыкның финанс ягыннан аң-белемен үстерү программасын раслаган

Татарстан Хөкүмәте 2024-2026 елларда халыкның финанс ягыннан аң-белемен үстерү программасын раслаган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Программа мошенникларга киртә кую максатыннан булдырылган. 2020 елдан 2023 елга кадәрге чорда гына да акча урлауга бәйле 2,1 меңнән артыграк җинаять теркәлгән. Татарстанда яшәүчеләр шушы дәвердә 19 миллиард сумнан артыграк акчасын югалткан. Мондый хәлләрдән азмы-күпме котылу өчен республикада яшәүчеләрне финанс культурасына өйрәтәчәкләр.
Программаның төп бурычы – халыкка акча белән бәйле куркынычлардан саклану юлларын аңлату. 2026 елга кадәр барлык мәгариф оешмалары, шул исәптән балалар бакчалары программаларына финанс культурасына өйрәтү элементлары кертелергә тиеш.

Моңа кадәр 2020 елда шундый программа расланган булган. Ул чагында аны тормышка ашыруга 27 миллион сум каралган. Бу юлы күпме акча тотылачагы әлегә мәгълүм түгел. Документта күрсәтелмәгән чөнки.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре