Бөекбританиянең Рединг шәһәре университеты галимнәре ачыклаганча, 3 продуктның берсен: ясмык, фасоль яки нутны көндәлек рационга керткән очракта холестеринны 8-10 процентка киметергә мөмкин. Алар шулай ук мондый туклануның ялкынсыну маркерларын да 15 процентка киметә алуын раслаган.
Табиблар билгеләп үткәнчә, кузаклы продуктлар, көндәлек рационга акрынлап керткән очракта, ашказаны-эчәклекләрне саклауга, йөрәкне һәм кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә. Фасоль һәм ясмыкка өстенлек бирүчеләрдә тагын бер үзенчәлек – шикәр чире куркынычы кимүе билгеләнгән.
Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, кызыл итне атнасына 3-4 тапкыр кузаклылардан әзерләнгән ризык белән алыштыру әйбәт. «Болай тукланганда, биомаркерлар яхшыра. Ләкин сыер итеннән тулысынча баш тартмаска кирәк», – дип өстәгән ул.
Табиб аңлатып үткәнчә, ит тимер, цинк һәм В12 витаминының бик яхшы чыганагы булып тора. Шуңа күрә аннан йөз чөерергә кирәкми. Ләкин күп кулланасы түгел: атнасына 1-2 тапкыр булса, шул җитә.
Ә инде калган көннәрдә кузаклыларга өстенлек бирү кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез