Хөрмәтне акчага төреп буламы? Укытучыларга ярдәм чаралары турында

Укытучы җитми дип зарланып утырудан мәгънә юк. Татарстанда мәгариф хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен өстәмә ярдәм чаралары булдырдылар. Әйтик, быел яшь укытучыларга ай саен 10 мең сум өстәп түләячәкләр. Яшәү шартларын да кайгыртмакчылар. Моның өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Укытучылар нәрсәгә өметләнә ала?

Вазгыять

Уку елы башында республика мәктәпләренә 2 меңнән артык укытучы җитми. Инде берничә ел сентябрьгә әнә шундый зур мәшәкать белән керә мәгариф тармагы. Бигрәк тә математика, рус теле, башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык бар. Әлеге проблема аеруча Казан, Чаллыда, Түбән Кама, Биектау, Лаеш, Әлмәт районнарында нык сизелә. Ә балаларны укытмыйча булмый. Шулай итеп, Татарстанда өч укытучының берсе 1,5 һәм аннан да күбрәк ставкада эшли. Аңлашыла инде, өлкәннәр китә. Ә яшьләр ник килми диярсез? Быел вузларда булачак педагогларга максатчан юнәлеш буенча бирелгән 700 дән артык урынның 123 ен генә файдаланганнар. Бу инде көймәнең комга ни дәрәҗәдә терәлүен күрсәтә. Ил буенча шул ук хәл. Кайсы гына укытучы белән сөйләшсәң дә, бер сүзне әйтә: «Бер ставкада эшләсәң, акча җитми, ике ставка укытсаң, яшәргә вакыт калмый».

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та укытучыларга ярдәм чаралары булдыруга аеруча басым ясады.

– Мәктәпләрдә укытучылар булмый икән, сыйфат та булмый. Һәр җирлекне аерым карыйбыз. Район башлыклары, уйлагыз, бу бит – сезнең эш. Без ярдәм итәрбез, – дип, район башлыкларына өч ай дәвамында ярдәм чараларын әзерләргә кушты. Республика башлыгы башка төбәкләрдәге укытучыларны җәлеп итәргә, укытучыларга шартлар тудырырга, социаль ипотека программасы аша торак өчен квоталар бирергә кирәклеген әйтте.

Укытучыларның хезмәт хакы артыр дигән өмет тә бар. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов Владивостокта узган Көнчыгыш икътисад форумында педагогларның хезмәт хакында хәзерге кебек аңлашылмаучанлыклар булмаска тиешлеген әйтте. Аның әйтүенчә, Мәгърифәт һәм Хезмәт министрлыклары укытучыларның уртача хезмәт хакын күзәтеп тора. Ул төбәкләр буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмаска тиеш. Мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко 2026 елда педагогларга түләүнең яңа системасын раслау, ә 2027 елдан аны барлык мәгариф оешмаларында кертү планнары турында белдерде. Әлегә укытучылар көтә. Барыбыз да көтә.

Ярдәм чаралары

Татарстанда ни эшләргә җыеналар? Быелдан яшь укытучылар 10 мең сумга кадәр өстәмә акча алачак. Ай саен. Ул дүрт мәртәбә арттырылган. «Моңа кадәр 2510 сум иде. Яшь белгечләргә яхшы гына өстәмә бу», – ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

1 сентябрьдән «Безнең яңа укытучы» республика грантын алучылар саны 500 гә җитәчәк. Моңа кадәр алар 200 иде. Грант ияләренә өч ел дәвамында ай саен 10 ар мең сум түләячәкләр. Өстәмә белем бирүче педагогларга биреләчәк грантка исә балалар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 80 хезмәткәр дәгъва итә алачак.

Педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы – торак өчен аренда түләвен каплау. Анысының суммасы айга 20 меңнән артмаячак. Әлеге мөмкинлектән 350 укытучы файдалана ала. Яшь чикләве юк, ничә ел эшләү дә мөһим түгел. Әмма шартлары бар: белгечнең төп эшендә ставкасы бердән ким булмаска һәм укыткан урында фатиры булмаска тиеш. Бу мөмкинлектән тәрбияче, урта һөнәри уку йортлары мөгаллимнәре дә файдалана ала. Әмма конкурс үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта норматив документлар әзерләнә. Гаризалар быел кабул ителә башлаячак.

Татарстанда, беренче тапкыр буларак, укытучыларга торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар кертелә. 1 миллион сумга кадәрге сертификатны, конкурс нигезендә, кимендә өч еллык хезмәт стажына ия булган, 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак.

– Торак сертификаты ярдәмендә ипотекага торак сатып алганда беренчел кертемне яки инде алынган ипотеканың бер өлешен, шулай ук ипотекасыз гына алынган фатир бәясенең бер өлешен түләп булачак, – ди министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, торак сертификатына тәрбиячеләр, мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары дәгъва кыла алачак. Моның өчен педагог төп эш урынында кимендә бер ставкада эшләргә тиеш. Мәктәп укытучысы өчен атнасына – 18, урта һөнәри белем бирү учреждениесе мөгаллиме өчен елына – 720 сәгать. Тагын бер мәҗбүри шарт – сертификат алганнан соң биш ел эшләргә кирәк. Гаризалар 2026 елның гыйнварыннан кабул ителә башлаячак. Түләүләр исә киләсе елның августыннан бирелә.

Яшьләр сүзе

Илмира Исхакова вуз тәмамлап, Саба районының Тимершык мәктәбенә инглиз теле укытырга кайткан. Күршедәге Миңгәр авылыннан килеп йөри.

– Мәктәпкә килү мине куркытмады. Укытучы булырга кечкенәдән хыялландым бит. Моңа беренче укытучым сәбәпче булды. Үзем укыган мәктәпкә эшкә урнаштым. Укытучыларым җылы каршы алды. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Балаларны яратып эшләгәндә, проблемалар тумас дип ышанам, – ди Ильмира. – Укытучы эше авыр. Хезмәтебезне бәяләп торуларын хуплыйм. Үзем дә «Яшь укытучы» грантында катнашырга гариза бирдем. Атнага 27 сәгать укытам. Беренче ел булгач, сыйныф җитәкчесе булырга теләмәдем.

Яшь укытучы Илнур Хәкимов Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбендә математика, физика, информатика дәресләре укыта. Шул ук вакытта күршедәге Бима укучыларына да физикадан белем бирә. Туган авылына эшкә кайтуына – 4 ел. Студент чагында ук эшли башлаган инде ул.

– 5 нче сыйныфта укыганда инша язганбыз. Мин анда, укытучы буласым килә, дигәнмен. Бу хакта оныткан идем. 11 нче сыйныфта янә бу теләк уянды. Теге иншаны эзләп таптым. Математика укытучыларын татарча әзерләүне ишеткәч, үземне сынап карарга булдым. Өстәвенә ай саен 15 мең стипендия начар түгел бит. КФУның Алабуга филиалына укырга кердем. Бишенче курста укыганда ук Исәнбай мәктәбендә укыта башладым. Укып эшләү кызыграк тоелды. Тәҗрибә дә туплыйсың. Аннан мәктәпкә укытучы да кирәк иде, – ди 26 яшьлек Илнур Хәкимов.

Егет инде армиягә барып, солдат шулпасын да эчеп кайткан. Өйләнергә ашыкмый. Шәһәргә китү ягын да карамый.

– Хезмәт хакым әйбәт. Узган ел 50 мең сумнан артык иде. Быелгысы күпме булыр – белмим. Сәгатьләрем ике ставкадан артып китә. Сыйныф җитәкчесе дә әле. Моның өчен 10 мең сум түлиләр. Торыр урын бар, акча җитә, машина да сатып алдым. Быел «Физмат Алгарыш» бәйгесендә катнашып, 90 мең сум оттым. Анда укучылар да катнаша ала. Максатым – укучыларны әзерләү. Авылда мөмкинлекләр бар. Шунысы гына күңелсез: яшьләр аз. Мәктәптә 40 тан артык укучы укый. Балалар бетмәсен иде инде, – ди Илнур.

Хөрмәт көтеп...

Казандагы 183 нче гимназиясенең рус теле укытучысы Лима Суянгулованың эш стажы – 50 ел. Шуның 31 елын мәктәптә укыта. Яңа уку елы башында «Россия мәгарифенең почетлы хезмәткәре» исеме биргәннәр. Тәҗрибәсе дә, әйтер сүзе дә бар.

– Иң мөһиме – укытучының хезмәт хакын арттырсыннар. Сәгатьләр күп, акча җитми. Ел да күтәрәбез диләр, әмма сүздә генә кала. Тел белгечләре җитми. Кайберләренә атнага 45–48 сәгать укытырга туры килә. Иртән килеп, кич кенә кайтып китәләр. Минеке – ике ставка. Укытырга кеше булмагач, дәресләр алабыз инде. Хезмәт хакым 50 меңләп чыга. Яшьләргә 100–150 мең сум кирәк, – ди ул. – Мәскәү укытучылары белән сөйләшеп торам. Анда түләү нигә башка? Сыйныф җитәкчеләренә бала санына карап түлиләр. Сыйныфта 39 укучы икән, өстәмә 39 мең сум дигән сүз. Шуңа күрә Казан укытучылары илнең башкаласына укытырга китә. 50 мең сумга ничек яшәп була? Күбесе ипотека түли. Җил кебек оча да бетә акча. Һичьюгы укытучыларга «Пушкин карта»сы бирсеннәр иде. Үзе бер игътибар булачак. Ял итәргә бушлай юлламалар да кирәк.

Лима Суянгулова белдергәнчә, мәктәптә эшләү җиңел түгел. Әти-әнинең җыелышка килергә вакыты юк, ә директорга укытучыдан зарланырга вакыты бар.

– Әти-әниләрнең үзләренә тәрбия җитми. Бар нәрсәне мәктәпкә сылтыйлар да, эшләре бетә. Хөкүмәт укытучыга хөрмәтне кире кайтарсын иде. Балаларны интернет бозып бетерде. Гафу үтенә белмиләр. Уку кайгысы юк. Кызларның кулында – 2 меңлек маникюр, чәчләре ясалган. Замана баласы белән уртак тел табу җиңел түгел, – ди ул.

Сан

Республиканың мәгариф өлкәсендә 76 мең хезмәткәр эшләсә, шуның 32 меңнән артыгы – педагоглар. Барлыгы 4 меңгә якын яшь укытучы эшли.

Татарстанда югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын һәр елны педагогик белгечлекләр буенча дүрт меңнән артык кеше тәмамлый.

Россиядә һәр җиденче укытучы – пенсия яшендә. Соңгы биш елда 65 яшьтән өлкән укытучылар – 53 меңнән 72 меңгә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр 84 меңнән 100 меңгә җиткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре