Хөрмәттә хикмәт: Татарстанның халык укытучыларын ниләр борчый?

Әти-әни һәм укытучы мөнәсәбәтләре, заманадан калышмау, мөгаллимнәргә хөрмәт. Болар – бүген мәгариф өлкәсен иң борчыган проблемалар. Мәктәп, әти-әни, укытучы өчпочмагын ничек тигез итәргә? Татарстанның халык укучылары белән замана мәктәбе турында сөйләштек.

Резеда Фазылова, Мамадыш районындагы Усали мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Эш стажы – 44 ел.

– Укытучылар, укучылар белән уртак тел табып була, ата-аналар белән эшләү авыр, диләр.

– Укучыларның да, әти-әниләрнең дә төрлесе белән аралашырга туры килде. Әйе, мәктәп белән гаилә бер сүздә булып, балага бердәм таләпләр куеп эшләгәндә генә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышларга ирешеп була. Күпчелек әти-әниләр моны яхшы аңлап, укытучы белән берлектә эшли. Кызганыч, соңгы елларда мәктәп белән көрәшүче әти-әниләр күбәеп китте. Андыйлар укытучының һәр сүзен, гамәлен тәнкыйтьләргә генә тора. Тырнак астыннан кер эзлиләр. Бала янәшәсендә укытучыны сүгәләр. Билгеле, укучы укытучыны санламый башлый. Интернетта нинди генә кыргыйлыклар күрмибез. Укучы укытучысына һөҗүм итү очракларына кадәр барып җитә. Бу инде – замана чиредер. Әгәр бала гаиләдә дөрес тәрбия алса, мондый хәлләр сирәгрәк очрар иде. Әти-әниләргә әйтәсе килгән сүзем шул: мәктәп, укытучы, тәрбиячедән дошман ясарга кирәкми. Без һәр укучы яклы, аның язмышы өчен җавап бирәбез, көенәбез. Шуңа күрә бердәм булып, балаларны бергә тәрбиялик.

– Балалар заманнан калышмаска тырыша. Ә сез алар артыннан өлгерәсезме?

– Замана балаларын моннан 20–30 ел элеккеләре белән чагыштырсаң, аерма җир белән күк арасы. Уңай яклары да бар, тискәресе дә. Бүгенге балалар бик кирәген дә, кирәкмәгәнен дә күп белә. Кулдан төшмәгән телефон мәгълүматны җиткереп кенә тора. Шуңа күрә бала нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген белергә тиеш. Бу очракта укытучы – әти-әни белән бергә беренче ярдәмче. Калышмас өчен укытучыга да күп эшләргә туры килә. Спорт яки музыка өлкәсеме ул, яңа фильмнар, китаплар, дөньяда ниләр бар – укытучы бу өлкәдә хәбәрдар икән, аның укучылары алдында абруе да югарырак була.

Үзебездә булган бер хәлне искә төшереп үтәсем килә. 2018 ел. Илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Без мәктәп бакчасында уңыш җыябыз. Малайлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә футбол яңалыклары сөйләшә. Шунда мин дә Мисыр футболчысы Мөхәммәт Сәлах турында нәрсәдер әйтеп куйдым. Балалар гаҗәпләнде. Шунда берсе: «Безнең апаның белмәгән нәрсәсе юк аның», – дип әйтеп куйды. Укытучыга моннан да зур мактау булуы мөмкинме соң?

– Укытучы һөнәренә игътибар җитәме?

– Җиткән-җитмәгәнен ничек үлчәп була? Безнең кебек гомерен мәктәптә үткәргән кеше бу игътибарны бизмәнгә салмый инде ул. Чөнки укытучы эше – аның канында, җанында, ул башка эшне күз алдына да китерми. Хәзерге буын укытучы булып эшләргә атлыгып тормый. Яшьләр моны хезмәт хакына бәйләп тә аңлата. Хикмәт акчада гына түгел икән бит. Әле шушы арада гына бер мәкаләгә тап булдым. Галимнәр шуны исбатлаган: кешегә шатлык хисен хезмәт хакы китерми икән, ә эш урынында хезмәттәшләре белән аралашу, үзеңнең кирәк икәнлегеңне тою хисе, эшеңнең нәтиҗәсен күрү һәм башкалар. Дөрес, хезмәтебез өчен күбрәк түләсәләр, укытучы бу хисләрне тагын да тирәнрәк кичерер иде, бәлкем. Хөрмәт җитми, дип әйтеп булмый. Әйтик, безнең мәктәптәге 16 укытучының 13 е Татарстан һәм Россия күләмендәге бүләкләргә ия булды.

Рәфхәт Сәгъдиев Түбән Кама шәһәренең 31 нче лицейда тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта. Хезмәт стажы – 50 ел.

– Укытучылар, укучылар белән уртак тел табып була, ата-аналар белән эшләү авыр, диләр.

 – Бүгенге әти-әниләр – узган гасырның туксанынчы елларында үскән балалар. Алар балага дөрес итеп тәрбия бирү юлларын өйрәнә алмады, кызганыч. Ата-аналарда бары, кешедән начар яшәмик, дигән уй-фикерләр генә алга чыкты. Алар үзләренең дәрәҗәсен, тоткан урынын, акча ягыннан өстенлеген тоеп, укыту-тәрбия эшенә аяк чала башлады. Моңа шулай ук укытучының аз акча эшләве, тәрбия юнәлешенә таләпләр кимү дә сәбәп булды. Хәзер мәктәптә белем түгел, билге алу өстенлек итә башлады, дисәк тә дөрес булыр.

– Балалар заманнан калышмаска тырыша. Ә сез алар артыннан өлгерәсезме?

– Замана алга чаба дип алга чапсаң, иң кирәкле кыйммәтләрнең югалу куркынычы бар. Мин эшемдә беренче урынга тәрбия бирүне куям. Ә ул заманга карамый. Милләтпәрвәрлек, якыннарыңа рәхмәтле булу, туган җиреңне ярату, кечене кече, олыны олы итү ул – һәр заман өчен зур кыйммәтләр.

– Укытучы һөнәренә игътибар җитәме?

 – Укытучы һөнәренә игътибар җитми. Монда хезмәт хакы, укытучының фикерен юкка чыгару яисә килешмәү, административ ресурсның «укытучыларга басымы», әти-әниләрнең укытучыга түбәнсетеп каравы, үзләрен югары итеп куеп, укыту-тәрбия эшенә аяк чалуы, укытучыларга үзгәргән кануннарны вакытында җиткермәү һәм башкаларны күздә тотам. Укытучыларга билгеләнгән грантлар, бүләкләр, фатирлар, яшь укытучыларга бирә торган өстәмә акча бирү бик әйбәт дип уйлыйм. Ләкин болар гына мәктәп системасына көчле, яшь белгечләр килергә этәргеч була алмый.

Дилара Хөббетдинова, Актаныш районындагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернатында эшләгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, өенә барып, авыру баланы укыта. Эш стажы – 50 ел.

– Укытучылар, укучылар белән уртак тел табып була, ата-аналар белән эшләү авыр, диләр.

Миңа әлеге проблема белән очрашырга туры килмәде. Беренче чиратта баланың әти-әнисен, гаиләсен, яшәгән мохитен өйрәнергә кирәк. Әти-әни белән уртак тел табасың икән, проблема тумый, киресенчә, әти-әни сиңа булыша. 50 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да әти-әни белән бәхәскә кермәдем. Алар белән аңлашып, дус-тату эшләдек. Диплом алу ул әле укытучы булдым дигән сүз түгел. Яшьләрнең баш иясе килми, имеш, ул укытучы һәм бар нәрсәне дә белә дип саный. Андый нәрсә була алмый.

– Балалар заманнан калышмаска тырыша. Ә сез алар артыннан өлгерәсезме?

Һәр заманның үз шәхесе, үз көче. Укытучы заманнан бер адым алдан атламаса, киләчәк буын шәхесләрен тәрбияли алмый. Алар белән мин яшәрәм, аларча фикер йөртәм, аларча уйлыйм, аларча елыйм. Монда син генә укытмыйсың, күп нәрсәгә укучылардан өйрәнәсең. Тәрбия ул шундый нәрсә, кемдер иярә, кемдер ияртә, кемдер укыта, кемдер укый. Горурланырдай укучыларым, мине хөрмәт иткән әти-әниләрем, эштәге уңышларым бар икән, димәк, заманга иярәм булып чыга. Безгә гомер буе өйрәтергә, тәҗрибә тупларга, балалар белән бергә үзгәрергә кирәк.

– Укытучы һөнәренә игътибар җитәме?

Эше авыр, хезмәт хакы аз, күп эшләргә кирәк, дигән сүзләр белән килешмим. Моның өчен укытучы булып туарга кирәк. Бу – безнең өчен һөнәр генә түгел, үзебез сайлаган язмыш. Эшеңне яратып эшләсәң, балаларны яратсаң, әти-әнисен хөрмәт итсәң, укытучы һөнәренә игътибар җитә. Без фатир да, грантлар да алмадык, булган хезмәт хакына эшләдек. Хөрмәт ул тиз генә килә торган нәрсә түгел. Күп көч түгәргә кирәк. Яшьләргә теләгем шул: балаларны, аның әти-әнисен яратмыйсың икән, мәктәпкә килмәсеннәр. Беренчедән, баланы интектерәләр, икенчедән, әти-әни белән уртак тел тапмыйлар. Тискәре күренешләр матбугатка, интернетка чыга. 1–2 кеше аркасында бар укытучыга пычрак чәчелә.

«Татарстанның халык укытучысы» күкрәк билгесе 2004 елның 24 мартында гамәлгә кертелде. Әлеге бүләк Татарстан Рәисе тарафыннан укытучылар һәм башка мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә. Хәзерге вакытта республикада әлеге исемгә 36 укытучы ия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре