«Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы традицион бәйрәм чарасы алдыннан «Сабантуй – татар халкының җаны» рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсын игълан итте. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Бәйгенең максаты — Сабантуй бәйрәменең милли традицияләрен иҗат аша ачып күрсәтү һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, ди оештыручылар.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучылар түбәндәге яшь төркемнәренә бүленәчәк:
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән башлап);
- 1–11 сыйныф укучылары;
- Студентлар;
- Зурлар (19 яшьтән өлкәнрәкләр).
Иҗади эшләр ике номинациядә кабул ителә:
- «Рәсем» — каләм, акварель, гуашь, пастель яисә башка төрле техникада башкарылган эшләр (форматы А4-тән дә кечкенәрәк булмаска тиеш);
- «Кул эше» — аппликация, чигү, балчык яки пластилиннан әвәләү, табигый материаллар һәм икенчел чимал кулланып ясалган эшләр.
Конкурс эшләре 20 июньгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 21 июньдә билгеле булачак. Һәр номинациядә 1нче, 2нче һәм 3нче урыннар яулаган җиңүчеләр, шулай ук призерлар дипломнар, сертификатлар һәм махсус призлар белән бүләкләнәчәк.
XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 2026 елның 27 июнендә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез