Газетага язылу

Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде

Сорауга Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

– Хыянәт никахны таркатмый. Никах шул чагында юкка чыгарга мөмкин, әгәр ир (яки хатын) бу гаебен казый каршында таныса һәм ул аларны аерса. Хыянәттән соң кешегә рухи яктан зыян килә. Күңелдә туган шушы авырлыктан котылу өчен, кайберәүләр никах укытып, аны яңартып алалар. Бу очракта аның мәгънәсе бар. Әмма иң мөһиме – тәүбә итү. Тәүбә итсәң, Аллаһы Тәгалә гафу итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре