Җыенга әзерлек. 17–19 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы узачак

Егерме мең катнашучы, роботлар ярышы һәм криптофорум. 17–19 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы узачак. Анда дөньяның 60 лап иленнән кунак көтәләр. Быелгы чараның үзенчәлекләре турында да сөйләделәр.

Казанда цифрлы технологияләр һәм IT чишелешләр турында фикер алышачаклар. «KDW (Kazan Digital Week. – Ред.) – яңа мәйдан түгел. Шуңа күрә замана чынбарлыкларыннан чыгып, быелгы чарага әзерлек узган ел ук башланды. Шунысы да бар: Казанда уза торган җыенга карата кызыксыну елдан-ел арта», – диде бу уңайдан Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Быелгы форумда 20 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә. «KDW –2024»тә катнашучылар саны 19 мең тирәсе тәшкил итсә, быел чарада ил төбәкләреннән, шулай ук, Белоруссия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австрия кебек 60 лап чит илдән 20 меңгә якын кеше көтәбез. Чагыштыру өчен: былтыр форумда дөньяның 56 иленнән вәкилләр катнашты», – диде министр.

Быел Казан мәйданында ясалма фәһем турында сөйләшәчәкләр. «Форумның төп темасы – «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын тормышка ашыру, дәүләт идарәсендә һәм икътисадның төп тармакларында ясалма фәһемнән файдалану. Чараның эшлекле программасы 100 гә якын чараны колачлаячак. Аларда 500 дән артык спикер, шул исәптән, чит илләрдән дә 60 спикер катнашачак», – диде Айрат Хәйруллин.

Хәтта роботлар да көч сынашачак. Форум кысасында мини-роботлар ярышы үткәрергә ниятлиләр. «Әлеге ярыш инженерлык сәләтен үстерүгә багышланган. Анда республика районнарыннан 16 команда һәм ил төбәкләреннән тагын шул кадәр үк команда көч сынашачак. Ярышның приз фонды – 1 миллион сумга кадәр», – дип сөйләделәр быелгы форум үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуында. Үз куллары белән ясаган роботны сынап карарга теләүчеләргә куелган төп шартлар:  ярышта катнашучылар 10 яшьтән зуррак булырга, ә «тимер дус»ның авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. Моннан тыш, республика мәктәпләрендә роботлар җыярга өйрәнүгә бәйле мастер-класслар да үткәрмәкчеләр.

Быелгы форумның тагын бер яңалыгы – криптофорум узачак. «Соңгы мәгълүматларга караганда, биткоин тарихи рекордны яңартты, безгә исә криптоиндустриягә бәйле проектларны колачлаган IT индустрия дә мөһим», – диде Айрат Хәйруллин. Казанда узачак криптофорумда 3,5 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә. Арада Татарстан компанияләре дә бар. «Республика вәкилләре криптовалютага кагылышлы сөйләшүдә нәрсә тәкъдим итәчәк?» – дип тә кызыксынды журналистлар. «Сүз криптопроектлар өчен программалар төзү турында бара, – дип ачыклык кертте Айрат Хәйруллин. – Билгеле булганча, Россия территориясендә криптовалюта алмаштыру мәйданнары законсыз».

Казанда уза торган форумның нәтиҗәлелеге турында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та искәртте. «Kazan Digital Week – 2024» катнашучыларының 83 проценты яңа хезмәттәшләр тапкан. Теләсә кайсы статистика да мондый күрсәткечләр белән мактана алмый», – диде ул. Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, уңыш сере чараны дөрес итеп оештыруга да бәйле. «Беренче күргәзмәдән соң, катнашучылар: «Бар да яхшы. Әмма катнашучылар саны күбрәк булсын иде. Югыйсә безгә күбрәк үзара гына аралашырга туры килә», – дигән теләк җиткерде», – дип искә алды ул. Аларны ишеткәннәр һәм катнашучылар җәлеп итүнең яңа алымын уйлап тапканнар. Ул да булса, форумга 2–3 ай кала анда көтелә торган яңалыклар җыентыгын әзерләп тарата башлаганнар. Моның нәтиҗәсе буларак, былтыр катнашучылар географиясе шактый киңәйгән. «Күргәзмәдә катнашучылар: «Утырып торырга да өлгермибез, проектлар белән кызыксынып, безгә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп», – диләр», – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов. Быелгы чарага тагын да зуррак өметләр баглыйлар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре