Ык елгасында югалган балыкчыларның үлеме сәбәбе ачыкланган

Ык елгасында гомере өзелгән балыкчыларның коткару жилетлары булмаган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: кичә волонтерлар 4 ноябрьдә Башкортстаннан балык тотарга килгән ике ир-атның мәетен тапканнар. Алар мәетләрне судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, балыкчылар көймәдә барганда кинәт кенә борылу яки ниндидер йөзмә әйбергә килеп бәрелү сәбәпле көймәдән суга егылып төшкән булса кирәк. Юеш кием аларны елга төбенә тарткан.

“Көчле җил, карлы яңгыр республика сулыкларында көймәләрнең фаҗигагә юлыгу куркынычын арттыра”, – дип басым ясап әйтелгән Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсендә.

Кече суднолар буенча Татарстан Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтүенчә, коткару жилеты кимичә генә көймәгә утырырга ярамый. Бу кием яр буенча йөзеп килү (еракка кителмәгән булса) яки яр буендагы, башка көймәләрдәге кешеләрнең, бу хәлне күреп, ярдәмгә килү ихтималын арттыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре