Татарстанда 23 градуска кадәр җылыта! Синоптиклар әнә шулай дип сөендерә. Шулай да май азагында көннәр кабат суытачак.
Татарстан Гидрометорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада +18...+23 градуска кадәр җылытачак. Иртәгә төнлә +5...+10 градус, көндез +15...+20 градус булачак. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал. 16–17 май көннәрендә исә көндез +24 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшем көтелми.
Әмма Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев көннәрнең кисәк кенә җылытып җибәрүенә артык сөенмәскә киңәш итә.
– Көннәр җылытса да, чын җәйгә керү түгел әле бу. Моның шулай икәнен белү өчен, үләннәргә карау да җитә. Тузганак та әле яңа чәчәк атып кына килә. Бу атнада көннәр җылыта, ләкин май азагында тагын суытып алачак. Балан чәчәк аткан чорда ел саен шулай була. Шомырт салкыннары булды инде. Анысында кырау да төште, – ди халык синоптигы.
Бу атна азагында яңгыр да явачак, дип фаразлый Әмир Шәрәфиев, җәйнең нинди буласын да чамалый. «Быел җәй эссерәк булыр. Әмма корылык белән азапламас», – дип, күңелгә җылы өсти ул.
Соңгысына игенчеләрнең дә өмете зурдан. Әлегә бар да яхшы! Лаеш районында яшәүче фермер Илнур Сәетов, һава торышы турында сүз чыккач, сүзне әнә шулай кыска тотты.
– Җирләр катмады, дым бар. Уҗымнар матур гына тишелеп килә. Май салкынчарак торды, әмма аның да файдасы бар. Бөҗәкләр азрак булачак. Калганы турында сөйләргә иртәрәк әле, тагын өч ай күккә карап торасы бар, – ди фермер.
Быелгы һава торышы бакчачыларга да хәерхаһлы. Тәҗрибәле бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның да 19 апрельдә утырткан бәрәңгеләре тишелгән инде. Әмма тәҗрибәле бакчачы һава торышына гына таянырга ярамый, дип саный.
– Соңгы биш елда һава торышының холкын чамалап бетереп булмый. Шуңа күрә бакчачыга үз көченә генә ышанырга кала. Май ахырында кыраулар була, диләр. Димәк, көннәр суыта башлауга, кичкә бакчадагы җиләкләрнең, башка үсентеләрнең өстен капларга кирәк. Мин үзем иртә өлгерә торган сортларга өстенлек бирәм. Бердән, аларның тамыры ныгып кала. Икенчедән, алар кырауга да чыдамрак була, – ди тәҗрибәле бакчачы.
Врезка
Май азагына халык сынамышлары
16 майда шомырт чәчәк атса – салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.
17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.
18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.
19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.
20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2 дә, 3 тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез