Газетага язылу

Җыр белән бию генә түгел: «Гәүһәр» фестивале

Казанда сәләтле балаларның талантын ача торган «Гәүһәр» фестивале узды

Җыр белән бию генә түгел:  «Гәүһәр» фестивале
Казан мэриясенең тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат үзәге

«Сәйдәш» мәдәни үзәге бала итәкле милли күлмәк, калфаклар кигән, күбәләк кебек очып торучы кызлар һәм камзул, түбәтәй кигәч, бераз күкрәкләрен киереп куйган малайлар белән тулы. Барысы да нидер сөйли, бина эче гөжләп тора. Алар – дүртенче тапкыр оештырыла торган «Гәүһәр» фестивалендә катнашучылар. Казанның 46 мәктәп һәм 20 бакчасыннан 500 ләп бала сәхнәдә чыгыш ясарга җыелган. Барысы да – жюри аша узган сәләтле малай һәм кызлар.

«Ң» белән «җ»не өйрәтүче абый

«Гәүһәр» проектында катнашучылар сүз сәнгате, хореография, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә өйрәнәләр. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар, дикторлар, музыкантлар алып бара. Һәм ел буена алган күнекмәләргә йомгак «Гәүһәр» фестивалендә ясала. Балалар үзләренең иң уңышлы чыгышларын тәкъдим итәләр. Әлеге проектны 2022 елдан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан шәһәре мэриясе тормышка ашыра. Күркәм эшнең төп шарты – барлык дәресләр дә татар телендә генә алып барылырга тиеш.

Кариев театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллин Казан шәһәренең 136 нчы балалар бакчасындагы 4 яшьлек нәниләргә юл кагыйдәләре турындагы шигырьләрне өйрәтеп, тулы бер композиция булдырган. «Сентябрь аеннан 20 дәрес уздырдык, татарча авазларны дөрес әйтергә өйрәндек. Бер ел гына шөгыльләнсәк тә, гала-концертка эләгә алдык», – ди остаз, балалардан да бигрәк үзе сөенеп. «Бәлки бу балалар әле аңлап та бетермидер. Ләкин безгә бер абый «ң», «җ» авазларын дөрес әйтергә өйрәткән иде дип, барыбер исләрендә калдырачаклар. Проект аларны татар мохитенә алып керә, гореф-гадәтләрне истә калдырырга ярдәм итә», – ди Фернат Насыйбуллин.

Балалар сәхнәдә үзен иркен тота. Бик күп шигырьләр өйрәнгәннәр. Аларны тәмен белеп, басымнарын дөрес куеп сөйлиләр. Алар белән үз эшенең остасы булган профессионаллар шөгыльләнгәне күренеп тора. «Гәүһәр» проектында 100 гә якын остаз эшли. Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аларга проекттагы бердәм эшчәнлекләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Ул аларга тагын бер кат проектның төп шартын да искә төшерә: «Гәүһәр» безнең өчен бию дә, җыр да түгел, иң беренче чиратта – татар теле. Дәресләр туган телебездә барырга тиеш», – диде.

80 яшьлек остаз

Быел татар дөньясында юбилейлар елы: бөек Тукайның тууына – 140 ел, патриот-шагыйрь Җәлилнең тууына – 120 ел, Такташның тууына – 125 ел. Фестивальдә балалар аларның шигырьләрен рольләргә бүлеп сөйләделәр. Бу иҗади процесска аларны тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Быел 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче телевидениенең танылган дикторы Эльмира Хамматова да 100 нче балалар бакчасында нәниләр белән шөгыльләнеп, Тукайның «Шүрәле» әкиятен өйрәткән. Сабыйлар чыгышы гаҗәеп җанлы булды, залдагы тамашачы да бик җылы кабул итте.

13 нче гимназия балалары Такташның «Үтеп барышлый» шигырен сөйләргә килгән. Гимназиядә театр түгәрәге оешкач, үсмер малайлар бик теләп йөри башлаган. Шәһәрдә туып үссәләр дә, татарча сөйләмнәре дә чиста. «Өйдә дә сөйләшәбез, татар теле укытучыбыз Халидә Габделәхәтовна да өйрәтә», – диләр. Театр түгәрәгендә Кариев театрыннан Татарстанның атказанган артисты Альбина апалары Гайзуллина белән шөгыльләнәләр.

Проектка быел яңа юнәлеш – курчак театры жанры да кертелгән. Балалар белән «Әкият» курчак театры артистлары шөгыльләнә. Гала-концерттагы чыгышларны караганнан соң, «Гәүһәр»нең бик вакытлы һәм урынлы барлыкка килгәнлеге сөендерә. Проект – милли мирасыбызны киләчәк буынга тапшыра, буыннар чылбырын тоташтыра торган бер күпер. «Лайк»лар саны хисабына зәвыксыз күренешләр популярлашкан заманда балаларга чын милли мирасның асылын сеңдерә торган күркәм эш ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.


 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре