Җыр-бию, әйлән-бәйлән: Кукмара районында Семык бәйрәме узачак

31 майда Кукмара районының Починок Кучук авылында мариларның “Семык” республика бәйрәме узачак. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә шушы бәйрәм турында сөйләп үтте.

“Татарстан – милли бәйрәмнәр республика дәрәҗәсендә уздырылып килә торган төбәкләрнең берсе. Гаять зур әһәмияткә ия бу”, – дип басым ясап әйтте Натфуллин.

Быел бәйрәмне оештыру мәшәкатьләрен район һәм Мариларның милли-мәдәни автономиясе үз өстенә алган. Татарстаннан 23 коллективның, шул исәптән башка төбәкләрдән кунакларның катнашуы көтелә.

Мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Кукушкина билгеләп үткәнчә, Семык – бәйрәм генә дә түгел әле. “Ата-бабаларны искә алу, яшәеш тантанасы, җәйне каршылау белән бәйле ул. Инде килеп, бердәмлек бәйрәме дә. Татарстанның төрле почмакларыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә бергә җыелышабыз. Бергә булу, җырлау, күңел ачу, дуслык-татулыкны тою – гаять зур бәхет”, – ди автономия җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, Семыкта, мари халкы культурасына баштанаяк чумып, төрле йолаларда катнашу, халык биюләрен карау мөмкинлеге булачак. Мари-Эл, Удмуртия, Киров һәм Свердловск өлкәләреннән иҗат коллективларының килүе көтелә.

Исегезгә төшерәбез: Семык – ата-бабаларны искә алу, җәйне исән-имин каршылау һәм үткәрүгә багышланган борынгы бәйрәм. Гадәттә язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр. Анда төрле йолалар күрсәтелә, әйлән-бәйләннәр, уеннар оештырыла, халык җырлары яңгырый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре