– Йолдызнамә буенча мин – Кәҗәмөгез, үз сүземдә торырга бик яратам. Холкым күбрәк әтинекенә охшагангадыр, икебез дә туры сүзле, үткен, куйган максатларыбызга ирешәбез. Әти сәнгатьне бик ярата, баянда да уйнаган, җырлаган да. Бәлки аның да кайчандыр сәхнәгә дә чыгасы килгәндер.
Мин өч яшемнән сәхнәдә, әтием иҗат белән кызыксынуымны белгәч бик шатланды, ярдәменнән дә ташламады. Әнинең борчылуларын да аңлыйм. Әйе, артист тормышы җиңелләрдән түгел. Ныклы гаилә корырга да кирәк. Шулай да гаиләдә әти баш булгач, әни аның сүзеннән чыкмады. Әти дә, әни дә сайлаган һөнәремне кабул иттеләр, хәзер чыгышларым белән горурланалар, көч-куәт өстәп торалар.
Әнием – татар, әтием – керәшен. Әти дә, әни дә һәр ике дингә дә хөрмәт белән, бертигез карыйлар. «Аллаһ – бер, аңа юллар гына төрле», – дигән фикердә алар. Безгә дә менә шул тәрбия сеңгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез