Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлназ Асаева баласына булган хисләре һәм бәби тапканнан соң төшенкелеккә бирелгәнлеге турында сөйләп үткән. “Вконтакте”да “30-40-50”шоу барышында ачылып киткән ул, дип яза “KazanFirst”.
- Балаларга һәрвакыт битараф идем. Балаларны бик яратучы хатын-кызлар бар, ә мин башкачарак булдым. Үз балам тугач, 180 градуска үзгәрермен дип уйладым. Бәби тапкач, баланы китерделәр. “Нәрсә соң бу? Ни өчен миңа якын түгел ул? Башка хатын-кызлар, тормышымның иң бәхетле мизгелләре, дип кычкыра бит?!” – дигәрәк уйлар баш миемне каезлады. Балага карыйм. Яңа туган бала бигүк матур да булмый бит әле. “Үзем дә матур, Вильдан да. Нигә ул шундый?” – димен. Башыма нинди генә фикер килмәде... Палатага күчерделәр. Ә анда безне ирем Вильдан көтә иде. Ул бик шат, баланы нишләтергә белми. Ә мин нарасыйны аңа бирдем дә, сузылып ятып, кулыма телефон алдым. Берни аңламыйм. Вильдан, елый бит, дип, сабыйны миңа бирә. Мин аңа: “Ә мин нәрсә эшләргә тиеш соң? Еласа, кара”, – дим. Нәкъ менә шулай булды. Вильдан хәзер, ул чакларны искә төшереп: “Башыма килгән беренче уй: бу бала миңа гына калырмы икәнни, аны карамасмы икәнни, дигән уй булды”, – ди. Шуңа күрә, бәби тапкач, баламны якын итү хисе уянмады, дип әйтә алам. Әйе, шулай да була икән. Мин үзем баланы азапланмыйча гына, бик тиз таптым үзе. Хәзер исә кызымны үлеп яратам. Юкса, битараф ана булырмын, дип курыккан идем. Ә мин алай булырга теләмәдем. Динәгә бер яшь тулып килгәндә генә ярату хисе барлыкка килде”. – дип сөйләп үткән Асаева.
Шоуны алып баручы, бала тапканнан соң депрессиядә булгансыздыр, ә аны еш кына ачыклый да алмыйлар, дип куйган. Җырчы, бу фикер белән килешеп, чыннан да, ул чакларда үзендә төшенкелек хисе сизгәнлеген таныган.
- Балачактан һәрвакыт кеше арасында булырга, каядыр барырга гадәтләндем. Бала вакытта ук әти-әнием белән гастрольләргә йөри идем.. Ә бәби тапканнан соң өйдә утырырга туры килде. Шунда үземне бу дөньяда кирәксез кеше кебек хис итә башладым. “Шушы бала аркасында эткә дә кирәкмимен хәзер”, – дип уйлаган чакларым да булды хәтта. Барысын да Вильданга сөйләп бирдем. Аңлаштык. Ул мине аякка бастырды, – дип искә алып үткән җырчы шул чактагы тормышын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез