Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсенә кайгы килгән. Аның абыйсы үлгән. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итте.
– Юлда кайтам... Әле генә күңелсез яңалык хәбәр иттеләр... Бертуган абыем үлгән. Ковид... Аңа нибары 36 яшь иде, - дигән җырчы.
Пандемия бшланганнан соң Татарстанда 1638 кеше үлгән, аларның бишесенең узган тәүлектә гомере өзелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез