Ул СВО зонасында бер аягын югалтып кайткан. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә язылучылары биргән сорауга җавап буларак иренең видеосын урнаштырды.
Артур СВО зонасына иң беренчеләрдән булып мобилизацияләнде. Узган ел ул каты яраланып, бик озак тернәкләнү үтте.

- Артурның минем белән гастрольләргә йөрүе турында хәбәр иткән идем инде. «Тегеннән» кайткач аз-маз үзгәрешләр булуын аңладыгыз инде. Әмма ул үзен көчсез итеп күрсәтеп, мескенләнеп утыра торган егет түгел. Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул хәзер тавыш режиссеры булып, минем командада эшли. Эше бик яхшы килеп чыга, ул булдыра. Артур аппаратура төяп йөри торган «Газель»ны да үзе йөртә, – дип хәбәр итте Иркә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез