Ышанма сүзенә! Мошенниклар тозагына ничек эләкмәскә?

Алар дөбердәтеп ишек тә шакымый, тәрәзәне дә ватып керми, ә бик җиңел генә телефоннан шалтыратып төп башына утырта. Мошенниклар турында күпме генә әйтеп, кисәтеп торсалар да, ни кызганыч, алдану очраклары кимеми. Киресенчә, арта гына. Соңгы очракларның берсе: Татарстанда яшәүче бер хатын-кыз берьюлы 12 телефон номерыннан шалтыраткан алдакчыларга 5,5 миллион сум акча күчергән. Без ваемсызмы, әллә мошенниклар тагын да остарамы? Уяулыкның чиге кайда? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бер атнага – 84 миллион сум

Казанда яшәүче Зәринә Саттарова аздан гына мошенниклар кармагына эләкмичә калган.

– Телефонга таныш түгел номердан шалтыраттылар, яңа гына эшкә урнашкан чагым иде, әллә шуннанмы дип, ике дә шикләнмичә җавап бирдем, – дип сөйли ул. – Шалтыраткан ир-ат үзен «Россия почтасы» хезмәткәре дип таныштырды. Баксаң, миңа кемдер кыйммәтле посылка җибәргән икән, әмма адресымны дөрес язмау сәбәпле, ул башка почта бүлекчәсенә киткән. «Посылканы дөрес адрес буенча юллау өчен СМС-кодны хәбәр итегез», – ди бу. Беркемнән дә берни көтмим, шуңа күрә күңелгә шик төште. «Кайсы почта бүлекчәсенә килгән? Үзем шуннан барып алам, йә кире җибәрегез», – дим моңа. Моны ишетүгә ир-атның тавышы ук үзгәрде, куркыта башлады. Посылканы чит почта бүлекчәсендә саклаган өчен бик зур суммада штраф түләргә туры киләчәк, имеш. Бу сөйләшү әле күпме дәвам иткән булыр иде, белмим. Тик янәшәдә басып торган ирем эшнең нидә икәнен сизеп алып телефонны сүндерде. Шуннан бирле таныш түгел номерларга, гомумән дә, җавап бирмим.

Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, бу елның беренче яртысында мошенниклар илдә яшәүчеләрнең 13 миллиард сумнан артык акчасын урлаган. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр итүенчә, былтыр мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 5,7 миллиард сум акчасын урлаган. Быел да саннар коточкыч: сигез айда алдакчылар кулына 3 миллиард сум акча күчергәнбез. Димәк, мошенниклар атна саен якынча 84 миллион сумлык  алдый. Әйтүләренә караганда, Татарстанда бер атнага якынча илле кеше мошенниклардан зыян күрә. Бу әле рәсми рәвештә билгеле саннар гына!

Соңгы очракларның берсе: Казанда яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз интернетта өстәмә акча эшләргә тәкъдим итеп, берьюлы 12 телефон номерыннан шалтыраткан алдакчыларга 5,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Моның өчен ике кредит рәсмиләштергән. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

«Үзебездән тора»

– Телефон мошенниклары төп баш бәласе булып тора, – ди Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банкның икътисадый бүлек җитәкчесе Елена Кирсанова. – Шуңа күрә мошенникларга каршы көрәштә элемтә операторларының катнашуы да мөһим. Бу елның беренче яртысында гына да Россия банкы элемтә операторларына сүндереп кую өчен, халыкны алдауда файдаланылган 40 меңгә якын телефон номерын тапшырды.

Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банк ешрак очраша торган алдау ысуллары

  • Виртуаль карта булдыру. Мошенниклар шалтыратып, банк картасыннан акчагызны урларга маташулары турында хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен кесә телефонына махсус кушымта йөкләргә һәм шунда банк картасын беркетергә кирәклеге турында әйтәләр. Чынлыкта исә бу вакытта телефонга зыянлы программа йөкләнә. Аның аша мошенниклар бөтен хисап счетларыннан файдалану мөмкинлеген ала.
  • Соңгы арада ялган «халыкара счет» белән дә төп башына утырталар. Ягъни мошенниклар электрон почтага Россия банкы тамгасы сугылган хат җибәрә. Анда сезнең исемгә халыкара счет ачылуы һәм аны кичекмәстән ябарга кирәклеге турында хәбәр итәләр. Тик моны эшләр өчен гамәлдәге хисап счетының номерларын әйтергә кушалар. Халыкара счетны япмаган очракта, штраф белән дә яныйлар.

– Шуңа күрә таныш түгел кешеләр кушуы буенча ниндидер мобиль кушымталар йөкләргә, бигрәк анда банк каратасы номерын беркетергә ярамый. Бу мәсьәләдә өлкәннәргә карата аеруча игътибарлы булсак иде. Якыннарыгызга таныш түгел телефон номерларын алырга, СМС-код хәбәр итәргә ярамаганлыгын аңлатыгыз. Ирекле рәвештә үзебез турындагы мәгълүматны чит кешеләргә тапшырудан туктамасак, безгә бернинди чикләүләр һәм тыюлар да ярдәм итмәячәк, – ди Елена Кирсанова.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, телефон мошенниклары корбаннары арасында пенсионерлар күбрәк. Быел банк кушуы буенча сүндерелгән һәр өченче шалтырату өлкән яшьтәгеләргә туры килгән.

Алло, пенсия кирәкме?..

Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге дә чаң суга. Ел башыннан бирле республикада үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштыручы мошенниклар саны арткан.

– Алдакчылар бер урында тормый. Алар төрле юллар белән халыкның шәхси мәгълүматын алырга тырыша. Шул ук вакытта, республикада яшәүчеләрнең финанс куркынычсызлык мәсьәләсендәге уяулыгын да искәртеп үтәсебез килә. Соңгы бер ай эчендә генә дә Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге контакт-үзәгенә 200 дән артык кеше үзләренә социаль хезмәткәрләр исеменнән шикле шалтырату булганы турында хәбәр итте, – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Соңгы арада өлкән яшьтәгеләргә пенсияне арттыруга бәйле «кызыктыргыч» тәкъдимнәр дә килә. Мошенниклар айлык акчаны 20–30 процентка кадәр арттыру өчен нибары бер белешмә кирәк булуын һәм аны СМС-код ярдәмендә алып булуын хәбәр итә. Шулай итеп алдыйлар да.

– Татарстанда яшәүчеләргә түләүләр һәм ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайты, клиент хезмәтләре, безнең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләр кебек ышанычлы чыганаклардан гына алырга киңәш итәбез, – ди Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сан

Бу елның җиде аенда Татарстанда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә 17 меңнән артык җинаять кылынган. Бу – республикада теркәлгән барлык хокук бозу очракларының 57 проценты. Аларда, шул исәптән, 211 балигъ булмаган бала, 3 меңнән артык пенсионер, 250 инвалид зыян күргән. Ярык тагарак янында утырып калучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә күбрәк.

Динара ХӘМӘТВӘЛИЕВА, КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы:

– Белем һәм IQ дәрәҗәсе югары булган кеше дә мошенник корбанына әйләнергә мөмкин. Монда кешенең шәхси сыйфатлары күбрәк роль уйный. Артык ярдәмчел кеше, гадәттә, мошенниклар тарафыннан ешрак алдана. Җиңел баюга кызыккан кеше дә бу капкынга тиз эләгә. Артык курку да зыянлы. Банкның куркынычсызлык хезмәте, полиция ише сүзләрне ишетүгә, кеше югалып калырга, куркудан үзе турында бөтен мәгълүматны әйтеп ташларга мөмкин. Шуңа күрә куркуны җиңә белергә кирәк. Кешегә иярергә яратучылар да тиз харап була. «Менә монда күп кеше акча эшләде инде» дигән сүзне ишетүгә, килеп каба алар. Шуңа күрә телефон аша билгесез затлар белән гомумән сөйләшмәскә, сөйләшкән очракта да һәр нәрсәгә тәнкыйть белән карарга, анализларга кирәк. Телефонның икенче очындагы кеше сезне ашыктыра, басым ясый, артык тырышып үгетли, ике сүзнең берендә исемегезне әйтеп, ышанычыгызны яуларга тырыша икән – шикләнергә җирлек бар. Мошенникларның яратып кулланган ысуллары бу. Алар кешенең күңел халәтен шундук сизеп ала, алга таба шуннан чыгып бик оста эш итәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре