Кандидат билгеле. «Бердәм Россия»нең Төбәк сәяси советы президиумы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазыйфасына хуплады. Казанда узган утырышта әнә шундый карар кабул иттеләр. Алга таба кандидатураны партиянең Генераль советы расларга тиеш.
Партиялеләр җыелган җирдә
Билгеле булганча, 2025 елның 14 сентябре – Бердәм сайлау көнендә республика башлыгы өчен тавыш бирәчәкбез. Сайлау көне якынлашкан саен әлеге юнәлештәге эш тә кыза. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җәйнең бер көнендә берничә чара үткәрде һәм көн кадагындагы төп сорауга ачыклык кертте – партиянең Төбәк сәяси советы президиумы Татарстан Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны хуплады. Без исә көн дәвамында булган вакыйгаларга аерым тукталыйк.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 30 майда «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлегенең Төбәк сәяси советы «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат итеп күрсәтү өчен алдан тавыш бирүдә катнашачак ике кешене атады. Алар – Татарстанның бүгенге Рәисе, партиянең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сенаторы Александр Терентьев. Ул вакытта праймеризда катнашучы кандидатлар җирле һәм беренчел бүлекләрнең секретарьлары белән очрашачак дип тә хәбәр иткәннәр иде. Әйткән сүз – аткан ук: партия әгъзасы булган 1200 дән артык кеше атнаның беренче көнендә башкаладагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында җыелды.
Очрашуда чыгыш ясаган СВО ветераны Эдуард Хөснетдинов әйтүенчә, Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә бәйле күләмле ярдәм чараларын тормышка ашыра. «Акчалата түләүләр, башка төр ташламалар булмасын, болар барысы да иртәгәге көнгә ышанычны арттыра», – диде ул. Партиянең Чаллы җирле бүлеге секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан яңа дәрәҗәгә күтәрелде. «Ул – иҗат итүче. Бу сүз Рөстәм Нургали улын шәхес буларак бик дөрес һәм тулы итеп тасвирлый дип уйлыйм. Шуңа күрә республикабызның алга таба үсеш юнәлешен дәвам иттереп, киләсе сайлауда Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплауны бик дөрес дип саныйм», – диде ул.
Республика ирешкән уңышлар турында үз чыгышында Александр Терентьев та әйтте. «Россиянең терәк төбәге буларак, Татарстан ил үсешенә әһәмиятле өлеш кертә, – диде ул. – Республикада яшәү һәм эшләү абруйлы һәм бу, һичшиксез, сөендерә». Фикерен дәвам иттереп: «Мин бу трибунада партия: «Кирәк!» – дип әйткәнгә басып торам», – дип тә белдерде кандидат.
Рөстәм Миңнеханов соңгы биш елда алда торган зур сынаулар, аерым алганда, махсус хәрби операциягә аерым тукталды. Ул Ватан сакларга киткәннәргә, гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – эштәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шулай ук, Татарстанда гамәлдә булган барлык республика һәм федераль ярдәм чаралары алга таба да дәвам иттереләчәгенә ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Барыбыз да хуплыйбыз»
Көннең икенче яртысында биредә үк сәяси совет президиумы утырышы узды. «Агымдагы елның 30 маенда Төбәк сәяси совет президиумы утырышында без алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар исемлеген төзедек, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Бүген җирле һәм беренчел бүлекләрнең секретарьлары белән очрашу булды, кандидатлар чыгыш ясады. Хәзер безгә Президиум карары белән бер кандидатураны билгеләргә һәм әлеге карарны «Бердәм Россия»нең Генераль советы Президиумына килештерүгә җибәрергә кирәк».
Парламент җитәкчесе «Бердәм Россия»нең үз эшчәнлегендә сайлаучылар фикеренә таянуын әйтеп, республикада яшәүчеләрнең инде берничә тапкыр очрашуларда Татарстанның хәзерге Рәисен сайлауда кандидат буларак тәкъдим итүне сораганнарын искә төшерде.
– Шуңа күрә, минемчә, беркемдә дә шик юк, һәм без барыбыз да Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай булды да: төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплады. «Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Россия Федерациясенең терәк төбәге булуын очраклы гына билгеләп үтмәде. Болар барысы да бездә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың киләчәктә дә ышанычлы һәм тотрыклы үсәчәгенә ышаныч тудыра», – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Партиянең Татарстандагы вәкилләре 26 июньдә төбәк конференциясенә җыела. Әлеге җыенда алар Рәис сайлавына кандидатны раслаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез