Газетабызның Җиңү китергән 1945 елда дөнья күргән саннары белән танышуыбызны дәвам иттерәбез. Бүген «Кызыл Татарстан»ның 29 апрель санын барлыйк.
«2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре бүген, 28 апрельдә, Көнбатыш Помераниядә немецлар оборонасының мөһим терәк пунктлары Эггезин, Торгелов, Пазевальк, Штрасбург, Темплин шәһәрләрен сугышып алдылар».
Газетаның беренче битендә урнаштырылган «Верховный Баш Командующий приказы» әнә шундый хәбәр белән башлана. Сталин әлеге боерыгында бу шәһәрләрне алу өчен сугышларда «үзләрен аеруча күрсәткән берләшмәләрне һәм частьларны орденнар белән бүләкләүгә» тәкъдим итә, үзләрен аеруча күрсәткән сугышчыларны исемләп телгә ала.
«Республикабыз хезмәт ияләре! Кызыл Армиябезнең бөек җиңүләренә җавап итеп, промышленностьта, авыл хуҗалыгында социалистик ярыш байрагын тагын да югарырак күтәрик, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра баруга ирешик, шуның белән дошманның тар-мар ителү сәгатен якынайтыйк!»
Игътибарны әнә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать тә җәлеп итә. Аннан соң килгән хәбәрләр исә фронттагы һәм тылдагы җиңүләр турында. Алар белән танышып чыккач, берсе берсеннән башка мөмкин булмаганлыгына ышанасың. Берничә цитата:
«Кызыл Армиянең союзниклар гаскәрләре белән кушылулары турындагы хәбәр безгә зур шатлык китерде. […] Тәмам җиңү сәгатен якынайту өчен безгә тагын да яхшырак эшләргә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә кирәк. Мин заданиене 200 процентка үтим».
«...иптәш Сталинның 27 нче апрель приказы һәм шул көнге мөрәҗәгате Кукмара районының барлык хезмәт ияләрен хезмәттә яңа җиңүләргә рухландырды».
«Эшчеләр һәм белгечләр бу тарихи көнне истә калдыру теләге белән, 27 нче апрель көнне кичке һәм төнге сменаларда 3 тәүлек заданиене үтәргә һәм шушы ук вакытта 4 айлык планны тулысынча үтәп чыгарга сүз бирделәр».
Монда Сталинның «Германия үзәгендә 1 нче Украина фронты гаскәрләренең безгә союздаш Англия-Америка гаскәрләре белән кушылулары хөрмәтенә» боерыгы һәм мөрәҗәгате турында сүз бара. Күтәренке рухта язылган әлеге хәбәрләрне Сахаб Урайскийның «Бәйрәм бүген безнең урамда» шигыре йомгаклый.
Шушы ук биттә без «Чәчүнең хәлиткеч көннәре» язмасы белән таныша алабыз.
«Хәзер һәр сәгать, һәр минут кыйммәт. Республикабыз колхозларында кыр эшләрен көннән-көн кызулатып, чәчүне массовый күләмдә җәелдерергә кирәк».
Икенче битне ачсаң, «СССРның 1945 елга дәүләт бюджеты һәм СССРның 1943 нче елгы дәүләт бюджетының үтәлеше» турындагы язманың дәвамы игътибарны җәлеп итә. Монда без бюджетка «халыктан керә торган суммалар» белән таныша алабыз:
«Халык хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр саны арту уңае белән дәүләт налоглары буенча керемнәр 1945 нче елга 45,3 миллиард сумлык итеп билгеләнде, ягъни, 1944 нче елгы белән чагыштырганда, 8,1 миллиард сумга арталар».
Шулай ук биредә «социаль-культура чараларына финанс бирү»нең ни рәвешле оештырылганы белән дә таныштык. Анда түбәндәге таблица китерелгән.
| 1944 ел, беренче алынган саннар буенча үтәлеш, млн сумнарда | 1945 ел, млн сумнарда | 1944 елга карата үсеш процентлары, млн сумнарда | |
| Мәгариф эшләренә | 22,440 | 28,591 | 39,9 |
| Сәламәтлек саклау һәм физкультура | 10,210 | 13,194 | 9,2 |
| Дәүләт социаль страхованиесе | 3,856 | 5,202 | 34,9 |
| Күпбалалы һәм ялгыз аналарга дәүләт пособиеләре | 872 | 1,407 | 61,3 |
| Социаль тәэминат | 15,686 | 17,695 | 12,8 |
Иң соңыннан исә киләчәк Май бәйрәме көннәрендә Казанда булачак чаралар да язылган. Әйтик, бәйрәмнәрдә «кинолар халыкка киң күләмдә хезмәт күрсәтәчәкләр». Шулай ук бәйрәм сәүдәсе дә оештырылачак.
«12 яшькә кадәр булган балаларга өстәмә рәвештә кондитер товарлары бирелә. Ашханәләр мөдирләренә бәйрәм көннәрендә үзләренең ярдәмче хуҗалыклары хисабына хезмәт ияләренә бирелә торган ашның сыйфатын яхшыртырга һәм арттырырга кушылды».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез