Зәй районы башлыгы СВО зонасына гуманитар ярдәм китергән

Татарстанның Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов махсус хәрби операция хәрбиләре өчен кирәкле ярдәм белән 59 нчы гуманитар йөкне шәхсән үзе озаткан. Моннан тыш, "Зәй - госпитальләргә һәм фронтка ярдәм" акциясе кысаларында муниципалитет медикаментлар һәм хәрби госпитальләр өчен гигиена чараларын тапшырган.

«Маскировка челтәрләре үргән район халкына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Бүген бу эш 31 мәйданчыкта алып барыла, һәм эш башыннан 5,5 меңнән артык комплект тапшырылган. Ярдәм итәргә теләгән һәркем үз өлешен кертергә мөмкинлек таба», - дип мөрәҗәгать итте халыкка Рәзиф Кәримов.

Кәримов ассызыклаганча, район алга таба да хәрбиләргә җиңүгә ирешүдә ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО

Көн хәбәре