Зәйдә «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

«Герой әтисе» күчмә күргәзмәсе Ватаныбыз тынычлыгын саклап башларын салган геройларга һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләүгә, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган.

Күргәзмәдә Татарстанның 30дан артык муниципалитетыннан 46 әтинең портреты тәкъдим ителә. Биредә Зәйнең үз геройлар экспозициясе белән дә танышып була. Анда сигез герой әтисе.

«Районда сигез әти әлеге күргәзмәдә катнашырга ризалык бирде. Әмма экспозиция тулыланып торачак», - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова.

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Артем Байрашевның әтисе Николай Ильич ничек кенә авыр булса да, улы белән горурлануын әйтә.

«Артем гади, ярдәмчел егет иде. Зәйдә туды, монда үсте, 6нчы мәктәптә белем алды. Армия хезмәтен махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә үтте. Мобилизация кысаларында берсүзсез Ватан сагына басты. Махсус хәрби операциядә 1 ел да 6 ай булды. Ике мәртәбә отпускага кайтты. Өченче мәртәбә ялга кайтуын көткәндә, кызганычка каршы, 2024 елның 18 гыйнварында һәлак булды. Аны авыр яраланган хәлдә яу кырыннан иптәшләре алып чыга. Рәхмәт аларга улыбызны калдырмаулары өчен. Әмма кан күп югалту сәбәпле, табиблар Артемның гомерен саклап кала алмады. Улым белән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланам. Аларның тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтуын телим. Россия - күп милләтле, көчле ил. Һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак!» - ди Николай Ильич.

Кече сержант Альберт Шамгунов 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Разведка командиры була.

«Балаңны югалту – ачы хәсрәт. Алар кара көчләр, нацизмга крашы көрәштә башларын салдылар», - диде Альбертның әтисе Кәрим Кәрамович.

Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләде.

«Экспозиция илебезне саклап һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретларын берләштерә. Бу проект Ватанга мәхәббәтнең дәвамлылыгын чагылдыра. Безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган геройлар онытылырга тиеш түгел. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде чыгышында Петр Сергеевич.

Күргәзмә «Энергетик» Мәдәният сараеның икенче катында 22 июльдән 3 августка кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре