“Яма” позывнойлы егет махсус хәрби операция зонасында бүләк алуга ук Зәйгә кыска вакытлы ялга кайткан. Аңа “За штурм” билгесе тапшырылган. Батыр егет шулай ук “Фидакарьлек өчен” дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Хәрби хезмәткәр СВОда контракт буенча катнаша. Хәрби хәрәкәтләрдә берничә тапкыр яраланган. Әмма хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтәвен дәвам итә.
Тыйнак һәм аз сүзле бу егет – бүген алгы сафлардагы хәрбиләрнең берсе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез