Зәйнәб Фәрхетдинова белән  Зөфәр Билаловның сөенечле яңалыклары бар

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән  Зөфәр Билаловлар гаиләсендә сөенечле яңалык бар. Аларның уллары Акбулатның туе булган. Туйны бик матур итеп  Мальдив утрауларында уздырганнар.

Киленнең исеме – Әдилә. Тантаналы мизгелләрдә яшьләрнең ике яктан да әти-әниләре катнашкан. Бәйрәм бик бик матур, романтик рухта үткән.

«Безнең бирегә килүебезнең төп сәбәбе – туебыз. Мин хәзер Әдиләне беренче тапкыр туй күлмәгеннән күрәчәкмен», – дип хисләнеп сөйли Акбулат социаль челтәрдә. Кәләшен күргәннән соң аның хәтта күзләре яшьләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре