Акча нәзарәтнең Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә җыела, мөхтәсибәт урындагы вазгыятьне яхшы белә һәм зыян күрүчеләр белән элемтәдә тора. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Акча җыю тәмамлану белән, мөхтәсибәт аны зыян күргән гаиләләргә тапшырачак, алар аны үзләре теләгәнчә: сәламәтлекләрен яхшыртуга, төзекләндерү эшләренә, башка ихтыяҗлары өчен тота алачак.
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Акча җыю нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.
Ярдәм бары акчалата рәвештә генә кабул ителә, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез