Газетага язылу

Законсыз киселгән чыршы сатып алган өчен җаваплылык яныймы?

Тере чыршыны легаль рәвештә махсус питомникларда сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева сөйләде.

«Чыршы сату белән шөгыльләнүче махсус питомниклар бар. Бу законлы ысул. Питомникка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Георгиева әйтүенчә, питомниклар үзләре чыршыларны һәрвакытта дә законлы рәвештә кисми. Әмма мондый очракта сатып алучы товарның килеп чыгышы өчен җавап бирми, чөнки ул сатучының эшчәнлеген тикшерергә тиеш түгел.

Чыршыны урамнарда оештырылган базарларда яки кулдан сатып алуга килгәндә, монда сатып алучыга шулай ук җаваплылылык янамый, ди юрист.

Әмма мондый сатучыларның эшчәнлегенең легальлеге агачларның килеп чыгышын документлар белән раслауга бәйле. Моны теләсә кайсы полиция хезмәткәре тикшерә ала. Әгәр сатучы товарның законлылыгын раслый алмаса, ул җаваплылыкка җәлеп ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре