Бала-чага үзгәрдеме, чирләр аздымы? Хәзерге буынның авыртудан башы чыкмый. Әти-әни, әби-бабайлардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Аптырарлык та: инде терелеп бетте дип сөенергә дә өлгермисең – янә даруга үрелергә туры килә. Табиблар исә килешми: чир түгел, заманасы үзгәрде. Бала сәламәтлеге кем кулында?
«Аптыраган инде»
Хәзер балаларның бишектә чакта ук авырудан башы чыкмый! Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче 15 бала әнисе Алсу Мөхәрләмова шулай дип аптырый.
– Унбиш баламның берсе дә авырып тилмертмәде. Шул елга бер тапкыр салкын тиеп чирләп алалар иде инде. Хәзер оныкларыма карыйм да шаккатам: әле теге, әле бу җире авыртудан зарланалар. Экологиягә бәйлеме икән соң инде бу? Аптыраган инде, – ди ул.
Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре шул уңайдан сораштыру уздырган. Анда катнашкан ата-аналарның да күбесе замана балаларының саулыгын какшаткан төп сәбәп дип экологияне атаган. Респондентларның 8 проценты исә, хәзерге балалар иммунитеты начар булу, сыйфатсыз ризык ашау (6 процент), яңа вируслар барлыкка килү (2 процент), сыйфатсыз дарулар (1 процент) аркасында еш авырый, дигән фикердә. Җавап бирүчеләрнең яртысы әйтүенчә, элеккеге еллар белән чагыштырганда, хәзерге балалар ешрак авырый.
Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова фикеренчә, бу исемлеккә ата-ананың баласы белән эшләргә тиешле гади генә гамәлләргә вакыт табып бетерә алмавын да өстәргә кирәк.
– Игътибар итәсездер, соңгы арада күп кенә ата-ана баласы белән урамга чыгып, һава сулап керергә дә вакыт тапмый. Баланың нәрсә ашавы да еш кына аның үз иркендә. Ә бит болар – иммунитетны ныгытырга ярдәм итә торган иң гади генә гамәлләрнең берсе, – ди белгеч. – Балаларның еш авыруында шәһәрләшүнең дә өлеше зур. Юлда йөргән машиналар, заводлар бүлеп чыгарган пычрак барысы да һавага тарала. Шул сәбәпле соңгы арада балалар арасында үпкә авырулары ешрак күзәтелә башлады. Мәктәпләрдә укуның авыр, дәресләрнең күп булуы да – бала өчен зур стресс. Ул, үз чиратында, шулай ук иммунитетны какшата. Аннары балалар бакчаларында тәрбиячеләр күп булса, бер төркемдә хәзерге кебек 30–35 бала түгел, 15 кенә бала булыр иде. Алар бер-берсенә чир йоктырып, еш авырмас иде.
Баламның чирдән башы чыкмый дип хәвефләнгән ата-аналарга да әйтер сүзе бар табибның.
– Еш авырый икән, димәк, баланың иммунитеты какшаган, дип саный күпләр. Чынлыкта исә, вируслы чирләр белән авырганнан соң даими рәвештә риносинусит, үлекле отит, пиелонефрит кебек өзлегүләр булып торган баланың гына иммунитеты какшаган дип санала. Әгәр бала елга 10–12 тапкыр авырый һәм өзлегүләрсез генә сихәтләнеп бетә икән, димәк, аның иммунитеты бик яхшы, – ди Гөлназ Азизова.
Утыз еллык эш тәҗрибәсе булган белгеч элек балаларның сәламәтлеге ныграк булган дигән фикер белән килешми. Балалар элек тә еш авырган, хәзерге сыман мәгълүмат алмашу ташкыны булмагач, күпләр бу хакта белеп кенә бетермәгән.
– Балалар элек тә еш авырый иде. Пневмония, ангина белән авыручылар да әледән-әле күзәтелә иде. Бакчага бер-ике бала йөреп, төркеме белән карантинга китүче балалар да гел очрап тора иде. Аерма бары шунда: ул чорда ата-ана хәзерге кебек бар нәрсәдән хәбәрдар булмады. Хәзерге сыман ниндидер төркемнәрдә башка ата-аналар белән хәбәрләшү, шул рәвешле кайсы баланың ничек авырганын белеп тору, интернеттан укып диагноз кую кебек күренешләр юк иде, – ди атказанган педиатр.
Бүгенгеләр ныграк?
Алайса, кызамык, кызылча, җил чәчәге кебек онытылып бара торган инфекцияләрнең соңгы арада балалар арасында ешрак күзәтелә баруын ничек аңларга? Әле кайчан гына республикада кызамык котыра дип пошаманга төшкән булсак, соңгы арада балалар бакчаларында төркемнәр җил чәчәге таралу аркасында карантинга ябылды.
Танылган педиатр, медицина фәннәре кандидаты, КДМУ һәм КДМА доценты Илдус Лотфуллин, моңа гаҗәпләнәсе юк, дип саный.
– Соңгы арада баласына теге яки бу чиргә каршы вакцина ясатудан баш тарткан ата-аналар күбәеп китте. Онытылып барган күп кенә чирләрнең тормышыбызга кабат әйләнеп кайтуы иң беренче чиратта шуңа бәйле. Аннары инфекцияләрнең табигате дә үзгә – аларның билгеле бер цикллары бар. Микоплазмалы инфекция, әйтик, биш-алты елга бер тапкыр күтәрелеп ала. Узган ел азагында бик күп бала шуның белән авырды. Биш-алты елдан аның белән авыручылар тагын күзәтелергә мөмкин, – ди табиб. – Элек балаларның сәламәтлеге ныграк булган дигән фикер белән мин дә килешмим. Балалар еш авырый, сау-сәламәт бала калмады ише сүзләр күбесенчә коткы, хәвефкә бирелү генә. Миңа калса, балаларның сәламәтлеге елдан-ел яхшыра гына бара. Ник дигәндә, аларның сәламәтлегенә игътибар артты, диагностика яхшырды. Статистика да шуны раслый. Балалар сәламәтлегенең төп күрсәткече булган яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем дәрәҗәсе елдан-ел азая.
Фикер
Регина Фәхрисламова, балалар психологы:
– Хәзерге замана яшьләренең күбесе ата-ана булуга психологик яктан әзер түгел. Моңа җиңелчә карыйлар. Көндәлек тормышыбызда булып торган стресслар да эзсез югалмый. Замана кешесе эш белән ялны аралаштыра белми. Катлаулы стресс кичергәннән соң, еш кына хәл алырга, үзен кадерләргә дә вакыт тапмый ул. Мондый киеренке халәттә яралган баланың сәламәтлеге дә мактанырлык булмый, билгеле. Шуңа күрә хәзер балаларның еш авыруына, сәламәтлеге чамалы булуга да аптырыйсы юк.
Әлфия Сабирова, табиб-иммунолог:
– Замана балаларының иммунитеты нык булмау, иң беренче чиратта, аларның нәрсә ашавына бәйле. Күреп торабыз: алар хәзер ата-аналарыннан калышмый – углеводлар артык күп булган, югары калорияле ризыклар белән туклана. Организмга файдалы ризык кермәгәч, иммунитет та начарлана. Төрле консервантлар, антибиотик кушылган ризык белән тукланган баланың, иммунитеты гына түгел, эндокрин, нерв системасы да какшый. Ул инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Шуңа күрә ата-ана баланың дөрес туклануына аеруча игътибар итсен иде. Хәзер кибетләрдә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимештә дә файдалы витаминнар, микроэлементлар моннан илле ел элек булганнары белән чагыштырганда күпкә азрак. Шуңа күрә бүген аларын да үз бакчасы булган, намус белән үстергән кешедән алуың хәерлерәк.
Сүз уңаеннан
Россиядә ел саен сәламәтлегендә билгеле бер хилафлык булган 25 меңләп бала туа. Республикада туган һәр 20 баланың берсе генә (!) тулысынча сау-сәламәт санала. Үсмерләрнең сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Биш ел эчендә Татарстанда яшүсмерләр арасында авыру очраклары 10 процентка арткан. Алар арасында сулыш юлы, ашкайнату әгъзалары, сөяк-мускул авырулары аеруча еш очрый, ди белгечләр.
Балалар авыруларны ничек кичерә?
| Билгеләр | Коронавирус | Грипп | ОРВИ | Аллергия |
| Югары температура | еш | еш | кайчак | юк |
| Хәлсезлек | еш | еш | кайчак | кайчак |
| Ютәл | еш | еш | еш | кайчак |
| Төчкерү | хас түгел | юк | еш | еш |
| Буыннар авырту | кайчак | еш | сирәк | юк |
| Борынга томау төшү | сирәк | кайчак | еш | еш |
| Тамак авырту | кайчак | кайчак | еш | юк |
| Эч китү | еш | кайчак | юк | юк |
| Баш авырту | кайчак | еш | сирәк | кайчак |
| Тын кысылу | кайчак | юк | юк | еш |
| Ис сизмәү, тәм тоймау | кайчак | кайчак | юк | юк |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез