Гала-концертта Камал театрына «Зәңгәр шәл» спектакле өчен «Ел премиясе» бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актерлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Зәңгәр шәл» – Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссерлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез