Зеленский Путинга Казахстанда очрашырга тәкъдим итте

23 сентябрьдә Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский Казахстанда РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуга әзер булуын белдерде. Бу хакта ул Fox News каналына биргән интервьюсында Россия белән сөйләшүләргә әзерме дигән сорауга җавап биргәндә әйтте, дип яза «Татар-информ».

Украина лидеры үзенең җавабында, Украина ягы сөйләшүләр өчен төрле урыннар тәкъдим итә – Төркия, Согуд Гарәбстаны, Катар, Европаның нейтраль илләре, Казахстан.

Россия белән Украина 2022 елда Истанбулда сөйләшүләр алып барган иде. Алар Украина белән Россия арасындагы конфликтны хәл итү омтылышларында мөһим адым булды, ләкин тынычлык белән тәмамланмады, чөнки Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры Борис Джонсон Киевны РФ белән килешүләргә кул куюдан баш тарттырды. 2025 елда, Владимир Путин тәкъдименнән соң, сөйләшүләр яңартылды һәм, нәтиҗәдә, берничә әсир алышуга китерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре