1967 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килүчеләргә бераз сәерсенеп караганнар иде. Беренчедән, моңа хәтле әлеге бүлектә нигездә кызлар гына укыган, егетләр бер кулның бармаклары белән генә санарлык булган. Бармаклар саны артып та калган әле. Ә ул елны кызларны шулай гына санарлык иде, унҗиде егет арасында алар бөтенләй югалып калдылар. Һәрхәлдә, укытучылар да, бу бүлектә югары курсларда укучы шәкертләр дә шулай сөйләнде.
Икенчедән, укырга керүчеләр арасында инде вакытлы матбугатта шигырьләрен бастырып «негласно» шагыйрь исеме алганнар да бар иде. Ә университетны тәмамлаганнан соң аларның саны тагын да ишәйде. Зиннур Мансуров, Рашат Низами, Нәҗибә Сафина, Җәүдәт Дәрзаман, Рәшит Бәшәр, Альберт Сафин, Рифкать Муллин, Әнвәр Хәйри, Рушания Низам, Идият Аширов һәм мин фәкыйрегезне дә кертсәк, язучылыкны төп һөнәр иткәннәр шактый булып чыга. Әлеге бүлектә мондый хәл бөтенләй күзәтелмәгән.
Ә Зиннур Мансуров безнең йөзек кашыбыз булды. Аның белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Бүлмәгә беренче мәртәбә аяк басуга без, кичәге авыл малайлары, тумбочкаларга эчке киемнәрне, теш щеткаларын, паста, сабыннарны урнаштыра башладык. Ә Зиннур исә, чемоданыннан Тукай рәсемен чыгарды, тумбочкасы өстенә куйды да бераз уйланып карап торды, без исә әлеге рәсемне кем ясавы белән кызыксындык. Чөнки кибет-мазардан сатып алган рәсем түгел икәне сизелә иде: ап-ак кәгазьгә кара тушь белән ясалган, кем әйтмешли, буявы да кибеп җитмәгән. Зиннур кыяр кыймас кына: «Үзем ясаган идем», – дип куйды. Әлбәттә, бик ышанып бетмәдек инде, чөнки әлеге рәсемдә профессиональ рәссам кулы сизелә иде. Тора-бара Зиннур сүзләр белән матур «кәртинкә»ләр иҗат итә башлады. Сүзгә гомергә саран булды ул. Аның каравы бертуктамый нидер язды. Кайчак тулай торак бүлмәсендәге караватта күзләрен йомып ятып тора иде. Без: «Тавышланмагыз, Зиннур йоклый», – дип чыш-пыш килгән булабыз. Ә ул: «Нинди йоклау, уйлап ятам», – ди.
– Нәрсә турында, кем турында уйлыйсың соң?
– Тормыш турында, сезнең турында...
Аның җавабы гадәттә шул дүрт сүз белән төгәлләнә иде. Ә без тора-бара уйчан егетнең күңелендә ниләр барын күрә, сизә башладык. Аның тумбочка өстенә Тукай рәсемен чыгарып куюы да, бу рәсемне үзе ясавы да үз язмышын милләт язмышына бәйләячәгенә ишарә иде. Ә милләт язмышын ул Тукай язмышы белән янәшә куеп яшәде. Бөегебезнең: «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым», – дип язганнары Зиннур өчен «Тукайча татар кодексы» булгандыр. Татарга азатлык, мөстәкыйльлек таләп итеп, мәйданнарга чыгып кычкырып йөрмәде ул, ә милләт өчен яшәде һәм яши. Татарстан радиосында, телевидениесендә, төрле газеталарда, шул исәптән «Ватаным Татарстан»да эшләде. «Мәдәни җомга» газетасын тудыручы да, аның беренче мөхәррире дә Зиннур иде. Әдәбияты, мәдәнияте, рәсем, музыка, сынлы сәнгате югары камиллеккә ирешкән милләтнең озын гомерле булачагына ышанып яши ул. Шуңа күрә аның үз каләменнән энҗеләр тама да. Татарстанның халык шагыйре исеменә, Тукай бүләгенә лаек булуны да үзенә зур җаваплылык өстәлү дип кабул итте Зиннур. Җаваплылык димәктән, аның «Тукай белән әңгәмәләр» дигән китабы чыгуын җаваплылык катыш батырлык дип бәяләр идем. Тукайның үзе белән әңгәмә корырга кем җөрьәт итсен, кемнең кулыннан килсен мондый эш. Китап чыккач, мин Зиннурдан: «Ни өчен нәкъ менә Тукай белән әңгәмә корырга ниятләдең?» – дип сораган идем. Ул: «Мин күп кенә атаклы шәхесләребезнең тормышын, иҗатын өйрәнеп чыктым, әмма Тукайга тиңне таба алмадым», – дигән иде. Тукайның бөтен әсәрләрен дистәләрчә кат укып чыга ул һәм тормышыбыз тудырган бөтен сорауларга Тукай гына җавап бирә ала дигән нәтиҗәгә килә. Кайбер мәгълүматларга күз салсак, тулыр-тулмас җиде ел иҗат гомерендә Тукай 350 шигырь, 107 мәсәл, 130 мәкалә һәм фельетон, балалар өчен әкият, хикәяләр язган. Моның өстенә тәрҗемә белән дә шөгыльләнгән, Зиннур Мансуров әйтүенчә, Тукайның биниһая иҗатын колачлау да, өйрәнеп бетерү дә мөмкин эш түгел. Зиннур, сөекле шагыйребез бөек затлар исәбенә керә, шуңа күрә аның күңел дөньясын ачып бетерү бик авыр, гомумән булмастай эш дип саныйм.
Әйтүләренчә, язучы бер әсәре белән дә дөньяга таныла ала. Бу фикерне Зиннур Мансуровка карата ни дәрәҗәдә әйтеп буладыр – белмим, әмма «Тукай белән әңгәмәләр» китабы һәм китапка кергән «Тукайча татар кодексы» әдәби публицистикабыз да моңарчы күрелмәгән, ишетелмәгән яңалык дияр идем. Зиннур һәрвакыттагыча тыйнаклык саклап: «Татар халкын озын-озак еллар буе тәрбияли алырлык әлеге кодексны Тукай үзе дә әзерләгән булыр иде, нишлисең, әлеге эшне ахырынача җиткерү бөтен җаваплылыгы белән безгә тапшырылган», – дию белән чикләнде. Бит әле яшәешебез куйган һәр сорауга Тукайдан җавап табу өстенә, әңгәмәдә Тукай заманының тел-стиль үзенчәлекләрен дә сакларга кирәк. Бу җәһәттән дә автор камиллеккә ирешкән дип әйтә алабыз. Республика җитәкчелеге хәер-фатихасы белән бу китап рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителде.
Моннан берничә ел элек «Таттелеком» элемтә оешмасы генераль директоры булып эшләгән Лотфулла Шәфигуллин Яңа Кырлайда Апушны тәрбиягә алган Сәгъди абзый Салихов бакчасында «Ачык һавада музей» эшләткән иде. Анда куелган стендларда олпат шәхесләрнең Тукай турында әйткән сүзләре, шул исәптән Зиннур Мансуров китабыннан цитаталар, ягъни хикмәтле сүзләр дә язылган. Без бүген Зиннур Мөҗип улы Мансуров иҗатын колачларга да җыенмыйбыз. Аз сөйләп, биниһая күп эшләр башкарган Зиннур иҗатына бәя бирү дә бик кыен эш. Кичә аның туган көне иде, Зиннур 75 яшен тутырды. Безгә исә аны олуг юбилей мөнәсәбәтләре илә котларга, Тукайлы язмышының бәхетле, иҗат гомеренең озын булуын теләргә генә кала.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез