Газетага язылу

Зумерлар акчасыз кала һәм вахтага эшкә китә

Россиядә федераль бюджет кытлыгы фонында төбәк бюджетларының дефициты үсә. Финанс министры Силуанов Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында шуны хәбәр итте. Төбәк казналарында кытлык 1,9 триллион сумга якынлаша.

15–20 төбәк проблемалы дип санала. Шулар арасында алтысы аеруча авыр хәлдә. «Без күрәбез: Россия Федерациясенең кайбер субъектлары бюджет параметрларына җитди карамый, һәм бюджетны үтәү барышында бюджет чыгымнарын финанслау чыганаклары белән проблемалар килеп чыга», – ди министр.

Дүшәмбе көнне Президент Путин да Закон чыгаручылар советы утырышында чыгыш ясады. Дәүләт лидеры соңгы айларда илдә кертелгән тыюлар һәм чикләүләр мәсьәләсенә дә тукталды. «Россия моңарчы күрелмәгән сынаулар белән очраша һәм аларны лаеклы рәвештә җиңеп чыгарга тиеш, ләкин бары тик тыюлар белән генә чикләнеп калырга ярамый», – дип ассызыклап әйтте. Шушы урында «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе кыска гына пауза ясый һәм исегезгә төшерә: мессенджерларның бикләнәчәген мәгълүмат кырында беренче булып 2025 елның гыйнварында ук без әйттек. Тагын бер фараз бирергә җөрьәт итәбез: бу ел ахырына, бик соңга калса, киләсе ел башына Россиядә җепшеклек башлану ихтималлыгы 80 проценттан югары. «Телеграм» белән «Ватсап» (Россиядә тыелган Меta оешмасына карый) кына түгел, «Ютуб» та кире кайтырга мөмкин.

Акча дигәнең исә казнага гына түгел, халыкка да җитми. Акча әйләнеше 20 миллион сумга җиткән кече бизнесның яртысы зыянга эшли. Сәүдә-сәнәгать палатасы тагын да зуррак сан атый: беренче кварталда бизнесның 65 проценты  акчасызлыктан интегә, ди. 

Зумерлар акча җитмәү сәбәпле дуслары белән очрашуларны күпләп кичектерә башлаган. Яшьләрнең 69 проценты кимендә бер тапкыр финанс кыенлыклары аркасында очрашудан баш тарткан, ә һәр өченчесе аралашуны югалтудан куркып, дусларына үзенең матди хәле турында ялган сөйләвен таныган.

Акча эзләп, Z буыны вахтага эшкә языла башлаган. Вахта ысулы белән эшләргә теләүче 18–25 яшьлекләр саны бер ел эчендә 97 процентка арткан. 250 мең сумлык хезмәт хакы, бушлай торак һәм ашау яшьләрне кызыктыра икән. Бер ай эшләп, бер ай ял итү дә яшь күңелне үзенә тарта. Зумерлар ашарга пешерүче һәм лаборантлар булып Сахалинга, Магаданга, Якутиягә китә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре