Газетага язылу

Зумерлар кредит базарын җимерә

Россиянең финанс кырында идеаль шторм билгеләре көннән-көн ешрак күренә. Финанс министрлыгы гыйнвар–февраль айларында 3,449 триллион сумлык бюджет дефициты турында хәбәр иткән иде.

Федераль казначылык мәгълүматлары бу санны зуррагы белән алыштырды. Кытлык күләме 5,57 триллион сумга җиткән. Вазгыятьне үзегез чагыштыра аласыз: керемнәр 2,5 триллион сум гына булган, чыгымнар – 8 триллион тирәсе. Апрельдән нефть-газ кремнәре үсә башлар дигән өмет бар, әмма аларның үсеше дефицитны капларлык ук булырмы?

Халыкның банклар алдындагы бурычы да кызу темплар белән үсә. Быелның гыйнвар башына кредитлар күләме 45 триллион сумга җиткән. Беренче кварталда бу санга тагын 988 миллиард сум өстәлгән. Бу – Үзәк банк мәгълүматлары. Бурычның яртысын диярлек (48,1 процентын) ипотека алып тора. Фатир сатып алу өчен халык 21,7 триллион сум әҗәткә кергән. Кулланучылар кредиты – 13,4 триллион, автокредитлар – 3 триллион сумлык. Гади күзгә бу саннар берни дә сөйләми, билгеле. Чагыштыру өчен федераль бюджетның керем өлешен китерик. Ул – якынча 37 триллион сум. Бу фаразлана торган сумма гына, реаль сан кимрәк булырга да ихтимал. Димәк, кредитоманнар бурычы федераль бюджет керемнәрен байтакка узып киткән.

 

Халык әҗәтен вакытында түләп бара алса, куркыныч түгел. Бурычларын кичектерүчеләр саны арта ләкин. Аеруча зумерлар буыны (2000 нче еллар ахыры – 2010 нчы елларда туганнар) кредитын вакытында кайтармый. 25 яшькә кадәргеләр арасында банкротлык игълан итеп, бурычларын гамәлдән чыгаручылар соңгы ике ел эчендә 1,5 проценттан 14 процентка җиткән. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә. Яшьләр артык тир түгеп эшләргә яратмый, бурычларга җиңел карый, кредитны җиңел генә гамәлдән чыгарып була, дип ышана. Нәтиҗәсе бөтен икътисад җилкәсенә йөк булып төшә. Югалтуларын каплау өчен банкирлар кредит ставкаларын күтәрә. Бизнеска бурыч алу кыенлаша, алса, түләү мәшәкатьле. Зур ставка үзкыйммәтне үстерә. Ахыр чиктә товар бәясе кыйммәтләнә.

 

Россиядә соңгы вакытта эш табу мөшкелләнгән. Резюмелар айга 41 процентлык темп белән үсә, вакансияләр исә 27 процентлык темп белән кими икән.

                                

 

        

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре