Криптовалюта куыгы шиңү баерга дип биткоин сатып алган байтак кешене бөлдерде. Биткоинның 30 проценты бүгенге бәясеннән күпкә югарырак хакка сатып алынган булган. Бу аферада катнашу өчен кешеләрнең кредит алуларын исәпкә алганда, күпләрнең банкротлыкка чыгуын аңларга мөмкин.
Фонд базарындагы спекуляцияләрдә катнашучыларны да шундый финал көтә. 2008 елдагы кризисны алдан фаразлаган мәшһүр инвестор (спекулянт дип укыгыз) Майкл Бьюрри үз фондының эшен туктатты һәм инвесторларга хәзер табыш алу мөмкинлекләре күрмәвен белдерде. 2005–2007 елларда ул АКШтагы ипотека базары җимерәләчәген алдан аңлап, шуңа каршы уйнап, миллиардларча доллар акча ота. Аның ул маһирлыгы The Big Short («Түбәнәйтүгә уйнау») фильмының сюжетына ята. Спекулянт бүген фонд базарына шом белән карый.
Зур кризисның адымнары яңа фетнә учаклары кабыза. Үткән атна ахырында Z буыны яшьләре (зумерлар) Мексика башкаласы Мехикода котырынды. Әле бер ел элек кенә вазыйфасына керешкән Президент Клаудия Шейнбаум – гыйбри тамырлы сәясәтче ханым – үзенең популярлыгын югалтты. Мексика – наркокартельләр йогынтысындагы дәүләт. Рәсми хакимиятләр наркомафиягә каршы даими көрәш алып баруга карамастан, ил оешкан җинаятьчелек алдында һаман да көчсез булып кала бирә. 1 ноябрь кичендә Мичоакан шәһәре мэры Карлос Альберто Родригес атып үтерелгән иде. Ул наркокартельләрне тәнкыйтьләүче буларак билгеле. Аның үлеме ил шәһәрләрендә һәм Мехикода протест давылы кузгатты. Меңләгән кешеләр урамнарга агылды. Яшьләр илдәге гаделсезлекләрдә Президент Шейнбаумны гаепләде. Generation Z Mexico («Мексикадагы Z буыны») оешмасы үзен көч кулланулардан, коррупция һәм хакимлектән явызларча файдаланулардан туйган яшьләр тавышы дип игълан итте һәм гыйсъянчылык лозунгларын күтәреп чыкты. Мәйданнарда: «Карлос үлмәде, аны хөкүмәт үтерде», – дигән тавышлар яңгырады, зумерлар полиция белән бәрелеште, эш Президент сараен штурмлауга кадәр барып җитте. Милләт сарае диварына испан телендә «Сөйрәлчек гыйбри хатыны» дигән сүзләр язылды. Бәрелешләрдә 100 полиция хезмәткәре җәрәхәт алды, шуның кырыгы хастаханәгә озатылды, диделәр.
Хөкүмәт, фетнәне зумерлар түгел, уң партияләр оештырды, дип бара. Урамнарда кырык яшьлекләрнең дә күп булуын дәлил итә. Шунысы кызык: Клаудия Шейнбаум – Израильнең Фәләстыйндагы геноцидын кискен тәнкыйтьләгән сәясәтче, әмма бу аңа гыйбриләргә каршы дөньякүләм көчәеп барган нәфрәт давылыннан котылылырга булышмады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез